Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Тырыш чарасын табар

«Яшьләр авылда калмый, чөнки эш юк!» Ни кызганыч, бу фикер – тотрыклы гыйбарәгә әйләнде. Ялкаулыкны, битарафлыкны эш юклыкка сылтап, яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган туган җирен ташлап, бәхетне читтән эзләүчеләр төркеменә кушылмаган булдыклылар яшәтә бүген авылны. Туган җиренә тугрылык саклаганнар матур тормышны үз авылларында тудыралар – гаилә коралар, игелекле балалар үстерәләр. Малтабар авылында гөрләтеп тормыш итүче Роза белән Рафис Таһировлар шундый күркәм гаиләләр җөмләсеннән. 

Малтабарда мал тотучылар бар икән дип сөендем, авылга керешли сөт белән тулган җиленнәрен көчкә күтәреп, урамда үлән утлап йөрүче сыерларны очраткач. Сөтбикәләрнең хуҗалары тарафыннан яхшы асрала торган мал булулары күренеп тора. Малларның хуҗасы Рафис Таһиров булып чыкты. Нәкъ кешесе – күз текәп килгән гаиләбез шулар бит. Ихатага керәбез. Уллары Разыйф хуҗалык кирәк-яраклары һәм техника тотыла торган мастерской каршында эш белән мәшгуль – кулланылыштан чыккан газ баллоныннан үз куллары белән ясаган җыйнак мангалны чем-кара төскә буйый. «Кем өйрәтте бу һөнәргә?» – дим. – «Әтием. Балачактан аның янында бөтереләм. Кече яшьтән техника белән кызыксынуым автомеханика техникумына укырга керүемә сәбәпче булды. Инде менә кулга диплом алдым. Менә бу «Муравей»ны җыям», – ди яртылаш җыелган техникага күрсәтеп. Роза ханым улының сүзләренә кушыла: «Авыл җирендә сыер асрамыйча яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз. Рафислар – биш малай, хуҗалыкта кул арасына кереп, хезмәт белән тәрбияләнеп үскәннәр», – ди тормыш иптәшенең балачактан уңган булуына басым ясап. Рафис улын төрле һөнәрләргә өйрәтә. «Кулы эш белгән кеше беркайчан да югалып калмый. Бала, көченнән килгәнчә, хуҗалыкта эшләргә тиеш», – ди әти кеше. Роза кибеттә дә эшли, шуңа өстәп почта да тарата. Рафис: «Безнең гаиләдә хезмәт бүленеше юк. Бакчада җиләк күчереп утырту дисеңме, чүп утау булсынмы – бергә эшлибез», – ди. Роза ханым әңгәмәгә кушыла: «Почтаны Калмиядән улым белән барып алабыз да икәү таратабыз. Үзем генә өлгерә алмас идем. Ярый әле ирем, кайчагында, ашарга да әзерләп куя. Каенанам белән каенатам улларын бөтен эшкә дә өйрәтеп үстергәннәр. Эш – эш белән, матур итеп яшисе дә килә. Килендәшләрем белән аралашып, дус-тату яшибез – ял көннәрендә кайталар, хәзинәдә булганы белән сыйлап, мунчалар ягып, шашлыклар пешереп кунак итәбез», – ди. 
Роза Әҗмәкәйдә туып-үскән. Егерме ике ел элек Малтабарга килен булып төшкән. Ике эшне алып бару авыр булса да, авыл халкын хат ташучысыз калдырасы килми аның. Район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов: «Роза белән Рафис Таһировлар – булдыклы кешеләр, уллары Разыйф – тәрбияле. Ураза тотып, җомга намазларына йөрүче мөселман егет ата-анасына ихтирамлы булуы, уңганлыгы, туган авылын яратуы белән сөендерә. «Ялкау сәбәбен табар, тырыш чарасын табар» дигән борынгылар. Бу гаилә мул тормышта яшәү өчен чарасына керешә торган», – дигән иде малны хәләл кәсеп белән табучы, хезмәтнең тәмен һәм дөньяның ямен белеп яшәүче әлеге гаилә турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев