11 июль 2020 яңалыклары
-
Җәмәгать урынында сүгенгән
Бәтке авыл җирлегендә урнашкан «Прикамье» бакчачылык ширкәтендә 38 яшьлек чаллылы исерек хәлдә җәмәгать тәртибен боза – сүгенә, сугышмакчы була, күпләгән кисәтүләргә карамастан, хулиганлык гамәлләрен туктатмый. Судта Д. үз гаебен таныды.
-
Битлек һәм перчатка кимәгән йөртүче штрафка тартылды
«Газель» микроавтобусында пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче 57 яшьлек ир-ат административ җәзага тартылды.
-
Пенсияне шәхси кабинет аша дистанцион билгеләү
Хәзер пенсияләр күбесенчә Пенсия фондының es.pfrf.ru порталындагы шәхси кабинет һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрелгән электрон гаризалар буенча билгеләнә. Күпчелек очракта пенсия, гражданнарның ризалыгы буенча, Пенсия фондының мәгълүмат базасына эш белән тәэмин итүчеләр җибәргән мәгълүматларга таянып билгеләнә.
-
Тырыш чарасын табар
«Яшьләр авылда калмый, чөнки эш юк!» Ни кызганыч, бу фикер – тотрыклы гыйбарәгә әйләнде. Ялкаулыкны, битарафлыкны эш юклыкка сылтап, яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган туган җирен ташлап, бәхетне читтән эзләүчеләр төркеменә кушылмаган булдыклылар яшәтә бүген авылны. Туган җиренә тугрылык саклаганнар матур тормышны үз авылларында тудыралар – гаилә коралар, игелекле балалар үстерәләр. Малтабар авылында гөрләтеп тормыш итүче Роза белән Рафис Таһировлар шундый күркәм гаиләләр җөмләсеннән.
-
Елан чакса нишләргә?
Агулы елан чакса, аллергиягә каршы торучы препарат кабул итәргә һәм аннан соң бик күп итеп газланмаган су эчәргә кирәк.
-
БДИ-2020 дәвам итә
Район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. 3 июльдә башланган сынаулар 22сенә кадәр дәвам итә.
-
Гадиләштерелгән тәртип июль ахырына кадәр озайтыла
Россия Пенсия фонды катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә пенсияләр билгеләү һәм аны түләү буенча карар кабул итүне гадиләштерелгән тәртиптә алып бару максатында агымдагы елның апреленнән июленә кадәр кертелгән вакытлыча чараларны озайтты.