Гадиләштерелгән тәртип июль ахырына кадәр озайтыла
Россия Пенсия фонды катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә пенсияләр билгеләү һәм аны түләү буенча карар кабул итүне гадиләштерелгән тәртиптә алып бару максатында агымдагы елның апреленнән июленә кадәр кертелгән вакытлыча чараларны озайтты.
Пенсия фонды пенсия һәм пособиеләрнең кайберләрен июль ахырына кадәр дистанцион рәвештә билгели, шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча кирәкле мәгълүматлар бирү, моңа кадәр билгеләнгән түләүләр вакытын озайту һәм кабат исәпләү дә ай ахырына кадәр дистанцион рәвештә башкарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев