Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Елан чакса нишләргә? 

Агулы елан чакса, аллергиягә каршы торучы препарат кабул итәргә һәм аннан соң бик күп итеп газланмаган су эчәргә кирәк. 

Моннан тыш, елан чакканнан соң ике-өч сәгать вакыт эчендә медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки елан агуында булган токсиннарга кеше организмы төрлечә реакция бирә. Аллергия реакциясе булу да ихтимал. 
Кан оешу сәләте түбән булган кешеләрне аерым төр дәвалау каралган. Белгечләр елан чаккан урыннан өскәрәк жгут салырга киңәш итми, чөнки бу организмга начар йогынты ясый. Салкын компресслар һәм җәрәхәтне бетерергә тырышу да ситуациянең начараюына китерә.
Токсикологлар сыворотка кабул итүгә бик җитди карарга куша. Үз белдегең белән сыворотка кертү куркыныч. Ул табиб кушуы буенча һәм медицина учреждениесенең реанимация бүлегендә кертелергә тиеш, чөнки аллергик шок булу куркынычы бар.
Урманга барыр алдыннан кием сайлауда игътибарлы булу сорала. Аякларда ачык аяк киеме булмасын. Аяк табанын, йөзен тулысынча каплап торган аяк киеме кияргә кирәк. Үзегез белән аллергиягә каршы дару йөртегез. Шулай ук һәрвакыт чиста су алырга тырышыгыз. 
Белгечләр елан чакканда бик күп су эчәргә куша. Халыкта елан чаккач ул урынны суырып агуын чыгарып була дигән гыйбарә таралган. Белгечләр моны  катгый кире кага. Тиз арада канга таралган агудан алай котылып булмый. Өстәвенә, зыян күрүченең авыз куышлыгында яра булса, ул үзенең дә тормышын куркыныч астына куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев