Якты юл
  • Рус Тат
  • Битлек һәм перчатка кимәгән йөртүче штрафка тартылды

    «Газель» микроавтобусында пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче 57 яшьлек ир-ат административ җәзага тартылды.

    Ул коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булуга карамастан, кагыйдәләрне санга сукмыйча, пассажирларны битлексез, перчаткасыз алып барган. Бу гамәле белән ул РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.61 маддәсен, 1 пунктын бозган, тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә куркыныч тудырган. Автобус йөртүче штрафка тартылды. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: