Якты юл
  • Рус Тат
  • «Кеше язмышына битараф түгелбез!»

    Россиядә беренчеләрдән булып сугыш вакытында госпитальдә эшләгән шәфкать туташларын, хәрби табибларны волонтер дип әйтергә мөмкин. Алар үз тормышларын куркыныч астына куеп, башкаларга ярдәмгә ашыгучы миһербанлы затлар. Гомумән алганда, волонтер – күңел кушуы буенча башкаларга ярдәм итүче кеше. Без аларны джинс чалбардан, башына кепка-каскетка, бейсболка, өстенә футболка кигән егет-кызлар итеп күрергә күнеккәнбез. Чыннан да, волонтерлар, күпчелек вакыт, яшьләр була. Ә менә безнең район җирлегендә эш һәм тормыш тәҗрибәсе булган ханымнар волонтерлык үрнәге булып чыкты, алар өчесе дә республика хөкүмәте тарафыннан бүләкләнүгә тәкъдим ителде.

    Быел март аеннан башлап волонтерлык хәрәкәтенең кирәклеге аеруча нык сиздерде. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычын булдырмау максатыннан район җирлегендә волонтерлар актив эш башлады. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүче 39 социаль хезмәткәр район җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге 221 кешегә хезмәт күрсәтә. Шәфкать ияләре, төп эшләреннән тыш, волонтерлык хезмәтен дә башкаралар. Өлкәннәр белән эшләү өчен психолог та, фельдшер да, хәтта ки мәдәният хезмәткәре дә булырга туры килә. Шушы катлаулы вәзгыятьтә (коронавирус инфекциясе таралган чорда) социаль хезмәткәрләрдән, волонтерлардан тәвәккәллек тә, кыюлык та таләп ителә. Саклану чараларын күрсәләр дә, күзгә күренмәгән вирус адәм баласын һәр җирдә сагалап кына тора бит. Шуңа карамастан, үз эшләренә тугры калучылар өлкән яшьтәгеләргә һәрчак ярдәм кулын сузалар. 

     

    «Вакытлыча гына эшләрмен дигән идем...»

    Калмашта биш, Иске Гәрдәледә бер әбигә хезмәт күрсәтүче Мария Павловна Хисамова егермеләп өлкән яшьтәге кешегә волонтерлык хезмәте күрсәтә. Аларга дару, азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-ярагын илтә, торак-коммуналь хезмәтләр, телефон һәм башка түләүләрне башкара. «Шушы өлкәдә эшли башлавыма ике ел. Карамагымда булган әбиләрне хөрмәт итәм, яратам. Азмы-күпме татарча да аңлый башладым. Без ирем белән Владивостоктан күченеп кайттык. Ирем – татар кешесе, аны тарихи туган ягы тартты. Бу якта яшәүче туганнары да монда кайтырга кодаладылар. Калмаш җирлеген, аның халкын үз иттек. Башта социаль хезмәткәр булып вакытлыча гына эшләрмен дигән идем. Үз эшемне яратып башкарам, шуңа күрә даими эшләргә калдым. Ә волонтерлыкка килгәндә исә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр булуын күрә торып, ничек битараф калырга мөмкин? Кеше язмышына битараф булмавыбызны ике балабыз да күреп үсә. Балаларда миһербанлылык сыйфатлары шулай тәрбияләнә», – ди Мария Павловна. 

     / Фото Мария Хисамовадан алынды. 

     

    «Кешеләргә игелек кылуыбызны оныклар күреп үсә»

    Зилә Мирзаһит кызы Низамова Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлагач туган авылына кайта һәм утыз елдан артык мәктәптә укучыларга гыйлем һәм тәрбия бирә. Утыз өч ел эчендә меңләгән укучыга белем биргән, олы тормыш юлына чыгарган мөгаллимәне июньдә үткән 55 яшьлек юбилее белән укучылары, авыл халкы ихластан котлый. Ике улы, киленнәре һәм оныклары, төпчеге – көтеп алган кызы өчен Зилә Мирзаһитовна газиз ана, кадерле әби булса, авыл халкы өчен абруйлы мөгаллимә. Бу хөрмәткә ул мәрхәмәтле булуы белән ирешкән. Зилә ханым, үз теләге белән, кырык елдан артык Түбән Суыксу мәктәбендә укыткан Гандәлиф Гыйлаҗи кызы Гыйләҗиевага ярдәм күрсәтә. Мөгаллимә, пенсионер волонтер Зилә Мирзаһитовна 92 яшьлек Гандәлиф Гыйлаҗиеваның көн саен хәлен белеп тора. Азык-төлек, дару, көнкүреш кирәк-ярагын алып кайтып бирә һәм төрле түләүләрне башкара. «Берүк мактап яза күрмәгез. Мин бу эшне күңелем кушуы буенча башкарам. Гандәлиф апага башкалар да ярдәм итә бит. Гомерем буе эшемне ихластан башкардым. Кешеләргә игелек кылуыбызны оныклар күреп үсә. Ә яшь буында миһербанлылык тәрбияләү – һәр кешенең бурычы. Без кеше язмышына битараф түгелбез!» – ди.

    / Фото Зилә Низамовадан алынды. 

     

    Гаиләләре белән волонтерлар

    Бәтке авылы мәдәният йорты директоры Миләүшә Фәргать кызы Лавренова: «Ирем – яхшы кеше. Мәдәният кешесенең эш көне сәгатьләр белән исәпләнми, ул шуны бик яхшы аңлый. Волонтер булып эшләү өчен киң күңелле, ярдәмчел булу кирәк. Ничек инде тирәңдә ярдәмгә мохтаҗ кеше барында битараф калырга мөмкин? Авыл мәдәният йортына эшкә кергән вакыттан алып балалар белән ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм итәбез. Азык-төлек, дару алып кайтып бирү, түләүләрне башкару, өй һәм каралты-кура тирәсен җыештыру кебек эшләрне һич авырсынмыйча башкарабыз. Бәйрәмнәрдә өлкәннәргә концерт номерлары күрсәтәбез, үз кулларыбыз белән котлау открыткалары ясап өләшәбез. Кешене сөендерү шулкадәр рәхәт тойгы – күңелгә шатлык бирә. Сиксән өч яшьлек Анастасия Владимировна Тимофеева бездән шактый еракта яши. Аның янына ирем Денис автомобильдә алып бара. Җиде һәм ундүрт яшьлек ике кызыбыз да минем белән бергә өлкәннәр янына бик теләп йөриләр. Кызларыбызның җыр-биюләрен, шигырьләрен әби-бабайлар җылы кабул итә. Иремә, кызларыма рәхмәтлемен, алар мине аңлыйлар, кулларыннан килгәнчә эшемдә ярдәм итәләр. Денис Анастасия әбинең мунча мичен ремонтлаганга түбәм күккә тиде», – ди Миләүшә ханым. 
    Бу игелекле хезмәтне бары тик изге күңелле затлар гына башкара аладыр. 

     / Фото Миләүшә Лавреновадан алынды. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: