Якты юл
  • Рус Тат
  • Гриппка каршы «коралланыйк» 

    Район үзәк дәваханәсендә, фельд-шер-акушерлык пунктларында гриппка каршы вакцина ясату август ахырында старт алды һәм ул уңышлы дәвам итә. 18 яшьтән өлкәнрәк 25507 кешегә һәм 5700 балага – барлык тукайлыларның 60 процентына гриппка каршы вакцина ясалачак. 

    Вакцина өлешләп кайтарыла. Беренче кайтарылган 3300 вакцинадан халыкка прививка ясалган инде. Икенче партиядә 3100 вакцина. Ул 27 сентябрьгә кадәр ясалып бетәргә тиеш. Өченче төркемдә кайтарылган 2215 вакцина балаларга һәм параллель рәвештә район үзәк дәваханәсендә исәптә торучы 65 йөкле хатын-кызга ясалачак. Балага узган хатын-кызлар грипп белән чирләү куркынычы аерата зур булган төркемгә керә. Йөкле хатыннар гриппны авыр кичерәләр, чирдән төрле катлауланулар да була. Авырлы хатын-кызларга прививка йөклелекнең II, III триместрында ясала. Ана булырга әзерләнгән төркемгә гриппка каршы прививка ясау буенча медицинада бернинди каршылык та юк. 
     – Грипп вирусы даими рәвештә мутацияләнә – елның-елында гриппның яңа штаммы барлыкка килә, – дип аңлата үзәк дәваханә терапевты Резедә Мөхәмәтшина. – Кеше организмы вирусның яңа штаммыннан ничек сакланырга кирәклеген белми. Шул вакытта гриппка каршы ясала торган вакцина ярдәмгә килә. Нәрсә соң ул вакцина? Бу сорау күпчелек кешедә туа һәм нигәдер алар вакцинага бераз шикләнеп карыйлар. Аннан куркырга кирәкми. Россиядә, башлыча, «үле» вакцина кулланыла. Ул кешене грипп белән берничек тә зарарлый алмый. Прививка кешене гриппның авыр формасыннан саклый. Кайбер кешеләрдә, бик сирәк очракларда, прививка ясатканнан соң ике-өч көн температура булып ала. Гаиләбез белән гриппка каршы прививка ясатабыз һәм ел саен бу зәһәр чир безне читләтеп үтә. Елына бер тапкыр вакцина алырга кирәк, болай иткәндә организмда унике ай дәвамында гриппка каршы иммунитет саклана. Бүген прививка ясаттым да, иртәгә иммунитет барлыкка килде дип уйлау дөрес түгел, әлбәттә. Вакцина ясаткач, кешедә иммунитет 2-4 атна дәвамында формалаша. Грипп гадәттә октябрь айларында башлана. Ә вакцина ясарга җәй азагында ук тотынабыз», – ди ул. 
    Табибның әйтүенчә, вакцина быелгы сезонда актуаль булган аеруча куркыныч ике штаммны тәшкил итә. Бу – ике А вирусы (H1N1 һәм H3N2) һәм ике В вирусы. 
    «Быел исә халык зәһәр инфекция белән күзгә-күз очрашкач, ягъни коронавирустан җәфа күргәч, прививканың мөһимлеген бөтен тулылыгы белән аңларлар дигән ышаныч бар. Егерме ел кеше сәламәтлеге сагында торган табиб буларак шуны искәртәсем килә – кеше үз-үзен кайгыртырга, организмын максималь дәрәҗәдә гриппка каршы коралландырырга тиеш. Эш тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, гриппка каршы прививка ясатканнан соң катлаулану кичергән, үлемгә китергән очрак булмады. Быел халык гриппка каршы прививка ясау белән вакытында кызыксына башлады. Мисал өчен, Ильбухтино фельдшеры быел авылдашларының вакцина ясатырга зур теләк белән килүен әйтә. Хәзер күп кеше аңлый, грипп бик яман катлауланулар китереп чыгара. Вируслы пневмониянең никадәр куркыныч авыру икәнен кеше үз иңендә татыды. Грипптан соң барлыкка килә торган катлаулану – вируслы энцефалит бигрәк тә яман чир. Ул баш миен зарарлый, бу вакытта акылга зәгыйфьлек килергә, деменция авыруы килеп чыгарга мөмкин, – дип аңлата терапевт. 
    Район үзәк дәваха-нәсендә 65+ программасы буенча өлкәннәрне диспансерлаштыру дәвам итә. Мөмкинлектән файдаланып, аларга гриппка каршы прививка да ясала. Шулай ук теләге булган һәр кеше авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына яки үзәк дәваханәгә мөрәҗәгать итә ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: