Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Яр буенда – кабак, бакчада... карбыз 

Ерак булса да, туган җиремә еш кайтам. Олы юлда район үзәкләре һәм эреле-ваклы салалар аша үтәргә туры килә. Юлчының эше шул – тирә-юньне күзәтеп кайтасың. Авыллар төзекме, чүплекләре белән сала яме китмәгәнме? Барысы да ярылып ята, яшеллек һәм чәчәкләр белән елмаеп торган урамнарга карап сөенәсең. Кайвакыт, авыл читендәге чүплекләрне, җилдә тузгып яткан пакетларны күреп җан әрни. Бигрәк тә бу хәлләр инеш, елга ярларында булуы белән игътибарны үзенә җәлеп итә. Ә менә безнең район җирлегендәге Малтабар авылында Нәсимә Харрас кызы белән Мирхәт Шәйхулла улы Гобәйдуллиннар хуҗалыгы тирәсеннән агып ятучы инеш ярында – кабак үсә.

Малтабарның кечкенә генә инешенә текә ярдан төшәсең дә, хәйран каласың, монда – Гобәйдуллиннар биләмәсенә караган өлешендә... кабаклар тәгәрәшеп ята. Элек бу урыннар чүп үләне белән капланган була. Хәзер яр башы яшелчә культуралары үсә торган мохиткә әйләнгән. Әйләнгән дип әйтү генә ансат. Көлле җирне гөл итәрдәй уңган хуҗабикә – Нәсимә Гобәйдуллина инешкә төшү юлын яшелчә бакчасы ясаган. – Кабактан ел саен мул уңыш алабыз. Бәрәңгенең тәмлесен ашарга аерып куям. Калганы – мал-туарга. Терлекне күп итеп асрагач, җирнең уч төбе хәтлесен дә буш калдырмыйбыз, кадерен беләбез. Җир – ашата. Ул үзе дә ашлаганны, тәрбияне ярата. Кадерен белгән кешегә сыйны мулдан бирә, – ди Нәсимә ханым. Гобәйдуллиннар шәхси хуҗалыкларында эре мөгезле терлек, чабышкы атлар, тай һәм бия асрыйлар, кош-кортның чуты юк. Бакча, каралты-кура – тәртиптә, маллар – көр, кош-корт караулы. Чуар әтәч тә тавыкларын ияртеп, ирәеп килеп чыкты. Аларның да кыяфәтләре бик канәгать, пух итеп торалар. Ихатада парлап йөрүче индоуткалар пышылдап кына «хәл белешеп» киттеләр. Алар шулай пышылдап кына аралашалар икән. Бик әдәпле, сөйкемле кошлар булып чыктылар. Хуҗабикә: «Индоутканың инәсе йомырка өстендә утырып бәбиләр чыгарды. Ите бик тәмле, диетик ризык. Алар үзара бик тату. Матур итеп аңлашалар, кешегә үзләренчә сәлам бирәләр», – дип карамагында булган кош-кортлары хакында яратып сөйли. – Әни, чабышкыларыбыз турында да әйт инде. Аргамаклар ел саен Сабантуйда беренчелекне алдылар. Быел, кызганыч, коронавирус килеп чыгу аркасында мәйданда чаба алмадылар, – дип сүзгә кушыла яшүсмер Булат.
 Ир-ат. Безнең халык ир сүзенә ат дигәнен кушып куйган. Бу – олы мәгънәгә ия. Тай, чабышкы, аргамак – ир-ат тормышының аерылгысыз өлеше. Мирхәт тә эре мөгезле терлек асрау белән генә чикләнмичә атлар да тота. Мирхәт Шәйхулла улы Гобәйдуллин үз хуҗалыгында гына түгел, хезмәт хакы алып эшли торган эш урынында да намуслы эшли. Ул « Вильдановлар КФХ» да хезмәт куя. Матур гаилә корган. Хатыны белән ике ул, бер кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. 
1969 елны Малтабарда туган, гаиләдә бер генә бала булып үскән Нәсимә егерме яшендә авылдашы Мирхәткә кияүгә чыга – җиде балалы нигезгә килен булып төшә. Бианай белән биатай булуы – бер хәл, алар янында тумыштан авыру Шәйхенур да бар, ләбаса. Әнисе ышыгында бердәнбер бала булып үсүенә дә, яшь булуына да карамастан, Нәсимәдә тормышның алсу алма түгеллеген аңларлык зирәк акыл була. Утыз бер ел инде иренең бертуган абыйсын – бала хөкемендәге Шәйхенурны тәрбияли ул. Җитмеш бер яшендәге Шәйхенур абый физик яктан сәламәт, шуңа да урамга чыгып йөрештереп, авыл әйләнеп кайтырга ярата. Ишек алдында – күз каршында гына йөрсә ярар иде дә бит. Без сөйләшеп утырган арада залдан ыспай, матур итеп киенгән, түбәтәен кыңгыр салган Шәйхенур абый килеп чыкты. «Урамга чыгып китмәсен. Эзләп йөрисе булмасын», – дим Нәсимәгә, белдеклеләнеп. «Юк, урамга чыкмаячак, чөнки түбәтәен кигән. Урамга кепка киеп чыгарга ярата ул», – ди килен кеше. Каенанасы Маһира белән каенатасы Шәйхулла бакыйлыкка тыныч күңел белән күчәләр – иң олы балалары – авыру Шәйхенур ышанычлы кулларда. Безнең халык шулай – берничә буын бергә яшәгән: бер-берсенә терәк булган, тормыш тәҗрибәсен килер буыннарга тапшырган. 
Чаллыда, үз гаиләсе белән тормыш итүче ул белән кыз атна саен гаиләләре белән Малтабарга кайтып әти-әниләренә хуҗалык эшләрендә ярдәмләшеп торалар. Төпчекләре Булат күптән кул арасына керә. Бәхетне туган авылында тапкан Нәсимә белән Мирхәт Гобәйдуллиннарның матур тормышына, милли традицияләрне саклап яшәвенә карап райондашларыбыз белән горурланырлыгыбыз да, сокланырлыгыбыз да бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев