22 август 2020 яңалыклары
-
Әй, алмасы, алмасы!
Алманың ниндиләре генә юк?! Алсу, кып-кызыл татлы алма, сары гәрәбәдәй баллы һәм сутлы алма. Яшел зөбәрҗәттәй семеринка белән антоновка алмалары... Балачакта әни ранетка дигән эре булмаган баллы алмаларны сабагы белән кайната торган иде. Шуның сабагыннан тотып тәмләп чәй эчүләр, алма бәлешләре... Ә әби ясаган алма кагы?! Телеңне йотарлык була торган иде. «Әлү кагы» дигәне аеруча истә калган. Бу затлы ризыкны әбиләр Рамазан уразасында авыз ачканда чәйләренә салалар иде. Чәк-чәк кенә кабып, каклы чәй эчүләр ни тора! Әбиләребез, әниләребез традицияләрен дәвам итеп, как коярга, алма киптерергә, алма бәлешләре пешерергә өйрәник әле. Берочтан алманың файдасы хакында да исебезгә төшерербез.
-
Алма повидлосы
Алма повидлосы
-
Яр буенда – кабак, бакчада... карбыз
Ерак булса да, туган җиремә еш кайтам. Олы юлда район үзәкләре һәм эреле-ваклы салалар аша үтәргә туры килә. Юлчының эше шул – тирә-юньне күзәтеп кайтасың. Авыллар төзекме, чүплекләре белән сала яме китмәгәнме? Барысы да ярылып ята, яшеллек һәм чәчәкләр белән елмаеп торган урамнарга карап сөенәсең. Кайвакыт, авыл читендәге чүплекләрне, җилдә тузгып яткан пакетларны күреп җан әрни. Бигрәк тә бу хәлләр инеш, елга ярларында булуы белән игътибарны үзенә җәлеп итә. Ә менә безнең район җирлегендәге Малтабар авылында Нәсимә Харрас кызы белән Мирхәт Шәйхулла улы Гобәйдуллиннар хуҗалыгы тирәсеннән агып ятучы инеш ярында – кабак үсә.
-
Үзара салым – үзеңнеке
Комсомолец – актив рәвештә үсүче территорияләрнең берсе. Шәһәргә якын урнашуга бәйле рәвештә биредә ел да яңа йортлар, яңа урамнар барлыкка килә. Билгеле, яңа территорияләрне инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора. Молодежная, Дружная, Строительная – чагыштырмача яңа урамнар. Биредә яшь, күпбалалы гаиләләр яши. «Бу урамнарда бигрәк тә юллар проблемасы кискен тора иде», – Комсомолец җирлеге башлыгы Ольга Сурова.
-
Татарстанда Сара Садыйковага ике һәйкәл куярга ниятлиләр
Беренчесен Биектау районы башкарма комитеты 2022 елда Олыяз авылында урнаштырырга тиеш. Икенче һәйкәл башкалабыз Казанның Татарстан һәм Тукай урамнары киселешендә 2024 елда куелачак.