Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзара салым – үзеңнеке

Комсомолец – актив рәвештә үсүче территорияләрнең берсе. Шәһәргә якын урнашуга бәйле рәвештә биредә ел да яңа йортлар, яңа урамнар барлыкка килә. Билгеле, яңа территорияләрне инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора. Молодежная, Дружная, Строительная – чагыштырмача яңа урамнар. Биредә яшь, күпбалалы гаиләләр яши. «Бу урамнарда бигрәк тә юллар проблемасы кискен тора иде», – Комсомолец җирлеге башлыгы Ольга Сурова. 

Әйтик, Айгөл Лобова 2016 елда Дружная урамында гаиләсе белән яңа йорт салган. «Яз-көз җиттеме, тагын баш бәласе башлана – саз, пычрак, баткаклык. Күрше урамнардан урап йөрергә туры килә иде. Бәби арбасы белән үтеп булмый. Машинаны да урам башында калдырып киткән чаклар аз булмады», – ди ике бала анасы. 
Молодежная урамындагы юлны региональ программа кысаларында ремонтлаганнар. Калган урамнарда яшәүчеләр дәүләт программасына керүне көтмичә, юл салуны үзара салым программасы нигезендә башкарырга ниятләгәннәр. Беренче булып юл Строительная урамында барлыкка килгән. Аннары уңай үрнәккә башкалар да ияргән. Бүген Дружная урамы юлына да вак таш җәелгән. Юлның озынгылы – 250 метр. 
«Яңа юлдан атлап йөрүләре дә, машина белән үтүләре дә рәхәт. Башкаларга шуны әйтәсе килә, үзара салым программасы реаль. Дәүләт тарафыннан бирелгән мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк. Безнең дә киләчәккә планнар зурдан. Балалар мәйданчыгы, тротуар булдыру нияте бар», – ди Айгөл Лобова. 
Поселокның Садовая-Производственная урамнарында да үзара салым программасы буенча юл төзекләндерү эше төгәлләнде. Асфальт җәелде. Бу урамда сәнәгать предприятиеләре, янгын депосы урнашкан. Авыр йөк машиналары йөрү сәбәпле юл аеруча таушалган, ди Ольга Сурова. 
Гомумән, быел поселокта үзара салым акчасы – 1 миллион 600 мең сум юл төзү-төзекләндерү эшенә юнәлтелгән. Комсомолец – үзара салым җыю буенча районда лидерларның берсе. «Иң беренче булып тендер уздык, смета кыска вакыт эчендә әзер булды. Төзүчеләр эшне тиз тотты. Иң мөһиме – биредә яшәүчеләр салымны тоткарлыксыз җыеп бирде. Поселокта яшәүчеләрне алга таба актив булуларын сорар идем. Безнең киләчәк – үзебезнең кулларда», – ди җирлек башлыгы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев