Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Әй, алмасы, алмасы! 

Алманың ниндиләре генә юк?! Алсу, кып-кызыл татлы алма, сары гәрәбәдәй баллы һәм сутлы алма. Яшел зөбәрҗәттәй семеринка белән антоновка алмалары... Балачакта әни ранетка дигән эре булмаган баллы алмаларны сабагы белән кайната торган иде. Шуның сабагыннан тотып тәмләп чәй эчүләр, алма бәлешләре... Ә әби ясаган алма кагы?! Телеңне йотарлык була торган иде. «Әлү кагы» дигәне аеруча истә калган. Бу затлы ризыкны әбиләр Рамазан уразасында авыз ачканда чәйләренә салалар иде. Чәк-чәк кенә кабып, каклы чәй эчүләр ни тора!  Әбиләребез, әниләребез традицияләрен дәвам итеп, как коярга, алма киптерергә, алма бәлешләре пешерергә өйрәник әле. Берочтан алманың файдасы хакында да исебезгә төшерербез.

Белә идегезме?

Алма – искиткеч тәмле, сусыл, файдалы җимеш. Алманың үзен ашап хушлансак, көн дәвамында аның 5-6 бөртек төшен (орлыгын) чәйнәсәк организмыбызны йодка булган ихтыяҗын канәгатьләндерербез. Безнең якларда үсүче бу җимеш холестерин күләмен нормага салуы белән дә данлыклы. Моның өчен тәүлегенә нибары 2 алма ашау да җитә. Алманың бу үзенчәлеге анда пектиннар булуы белән аңлатыла. 
Алмада аскорбин кислотасы, фруктоза, магний да күп. Арыган, гасабиланган (нервланган) кешегә алма серкәсе (яблочный уксус) бик нык ярдәм итә. Алма серкәсендә органик кислоталар шактый. 

Алма серкәсен кабул итү тәртибе

Моның өчен 1 аш кашыгы алма серкәсенә 1 чәй калагы бал, 1 стакан җылы су кушарга һәм бу коктейильне иртән ач карынга эчәргә кирәк. Алма серкәсе олы кешегә көч кертә, хәлсезлекне бетерә. Ул – диетик эчемлек. Аны төрле авырулардан терапевтик чара буларак та кулланырга була. Тәүлегенә бер стакан шушы эчемлекне кулланган очракта рак авыруыннан да котылырга мөмкин. Шуны онытмагыз, алманың кабыгында витаминнар аның йомшагына карагында 4-6 тапкыр күбрәк. 

Алманың файдасы

Тешләрең сәламәт булсын дисәң, алма аша!
 Алма Альцгеймер авыруыннан да саклый.
Яман шеш булдырмас өчен дә алма аша.
Америка галимнәре шундый фикергә килгәннәр һәрдаим алма куллану ашказаны асты бизе авыруы барлыкка килүне 23% ка киметә.
Холестериныгыз артып киткән булса, көненә 2 алма ашагыз, ул 16% ка кимиячәк.
Алма – йөрәк өчен дә бик файдалы җимеш. 
Артык авырлыктан котылу өчен дә алма ярдәмгә килә.
Алма бавырны чистарта – алма ашау детоксикация процессына китерә. 
Алма ашаган кешенең тешләре сәламәт була.
Алманың дәвалау үзлеге дә бар. Алма кабыгын кайнаган суда томалап тотып, шуңа бал өстәп шифалы эчемлек ясарга да була. Бераз гына йөткерә башлауга шундый төнәтмәне эчсәң, сулыш алулары җиңеләеп китә. Кечкенә балалар мондый татлы суны аеруча яратып эчәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев