Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәхәббәте белән терелткән

Нәрсә ул мәхәббәт? Һәр заманда, һәр халыкны һәм һәр кешене кызыксындырган сорау бу. Серле сорауга һәркем үзенчә җавап бирә. Шунысы кызыклы, һәркем үзенчә хаклы да, кебек. Әмма, хакыйкать шул – мәхәббәт ул – хәрәкәтнең чыганагы. Кая, кемгә, нинди хәрәкәт? Билгеле, яраткан кешеңә таба хәрәкәт. Шатлык килсә – иң беренчеләрдән булып сөенечен бүлешәсең, кайгы-борчу, хәсрәтне уртак итәсең. Авырлык килгәндә – иңеңне куясың. Бернигә, беркемгә һәм бернәрсәгә дә карамыйча бер «сукмактан» атлыйсың. Гомер юлы буйлап гел янәшә: шатлыкта һәм кайгыда, сәламәт чагында һәм авырганда, барлыкта һәм юклыкта, уңышларга ирешкәндә һәм кыерсытылган чакта... 

Мәскәү шәһәрендәге Беренче медицина институты клиникасында танылган кардиохирург, академик Владимир Андреевич Алмазовның эш кабинетында спиртлы пыяла савытка салынган йөрәк һәр студентның игътибарын җәлеп итә. Институтта укучы студентлар пыяла савыттагы йөрәкнең тарихын белә. Ул тарих, буыннан-буынга сөйләп калдырырлык гыйбрәтле, күңелләрне нечкәртерлек кыйсса. Тормыштан алынган матур кыйсса. 
Үткән гасырның 50 нче елларында – Владимир Андреевич Алмазов Беренче медицина институтының 4 нче курсында укыган вакытта, клиникага бик авыр хәлдәге кызны китерәләр. Авыру кызга күңелне өшетә торган диагноз куела – эндокардит, бу – дәвалап булмый торган йөрәк чире. Мондый диагноз куелган йөрәк белән кеше озак яши алмый. Дәвалануга бирелми торган чир белән интегүче кызда табиблар аз гына булса да яшәү өмете уятмыйлар. Авыруның тән температурасы 40 градустан да югары, йөрәге менә-менә туктарга тора. Консилиум җыела – кызның йөрәген иң абруйлы профессорлар тикшереп карый. Алар арасында интернатурада практика үтүче бик сәләтле егет тә була. Табиблыкка укучы егет авыруны дәвалау өчен революцион метод тәкъдим итми. Егет, бары тик... кызга гашыйк була. Туташ, чынлап та, бик чибәр һәм сөйкемле була. Интернатурада практика үтүче егет – булачак кардиолог, көн саен авыру яткан палатага кереп кызның хәлен белә, аңа чәчәкләр бүләк итә. Үлем хәлендә яткан кыз да егетне ярата. Әкренләп, әкренләп авыру кызның хәле яхшыра башлый. Булачак кардиолог белән авыру кыз өйләнешәләр. Бәхетле гаиләдә ата-ана назына коенып балалар үсә. Бер-берсен яраткан матур пар көмеш туйларына чирек гасыр элек кызны дәвалаган табибларны да чакыралар. Аннан соң байтак еллар үтә. Олыгаеп үлем түшәгенә яткан ханым, үз теләге белән, вафатыннан соң, йөрәген Беренче медицина институтына васыять итә. 
Олы мәхәббәттән дәвалан-ган йөрәк, пыяла савытта, Беренче медицина институтында мәхәббәткә һәйкәл булып тора. 

 / Николай Туганов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев