Ипекәй салдым – кояштай булган!
Түгәрәк, кояштай елмаеп торучы ипекәй! Ул колмактан ясалган чүпрәгә куелган камырдан, түгәрәк ипи калайларында күпереп кабарган, мичтә пешкән. Хуш исле. Әнинең ипекәй камырын бераз гына калдырып, мич алдында кабартма пешерүен ничек онытасың?!. Элек әти-әниләр ипи һәм ит бәлешен салу өчен мичкә ягарга имән утыны хәзерләргә тырышалар иде. Балачагымның матур хатирәләрен яңартып, алтынсу-көрән алкалардан – кипкән колмак чәчәкләреннән һәм бераз гына сабакларын, яфракларын да кушып, колмактан чүпрә ясыйм.
Моның өчен чама белән 200 гр. чамасы кипкән колмак өстенә шаулап торган – яңа кайнап чыккан 2-2,5 литр су салабыз. Төнәтмә саргылт-көрән төскә керә. Шуңа бодай оны салып бертуктаусыз болгатып торабыз. Җылы урында 3 көн тотабыз. Чүпрә тизрәк өлгерсен дисәгез, суынган колмак массасына электән калган чүпрәне, якынча 150 грамм чамасы, салырга кирәк. Чүпрәнең өлгерүен күзәткәләп торабыз. Әзер массада куыкчыклар барлыкка килә. Аны салкын урынга алып куябыз. Суыткычта торса бигрәк тә яхшы. Табигый – бернинди ят катнашмалар салынмаган чүпрә организм өчен файдалы. Колмактан ясалган чүпрәгә куелган камырдан пешерелгән ризык аеруча тәмле һәм хуш исле була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев