Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Шифалы эчемлек

Әбиләребез чәй гөмбә-сен бик яратып кулланалар иде. Безгә бу яхшы традицияне дәвам итәргә кирәк. 

Чәй гөмбәсе – чүпрә гөмбәсеннән торган тулы бер «оешма» ул. Ә ул гөмбәчекләр өчен чәй һәм шикәр азык булып хезмәт итә. Бу гөмбәчекләр тулы бер комплекс файдалы матдәләр эшләп чыгаралар. Алар бик тырышып витаминнар, органик кислоталар һәм ферментлар бүлеп чыгаралар. Чәй серкәсе (уксусы) (гөмбәчекләр эшләп чыгарган файдалы эчемлек) С, В витаминнарына, рутинга бай. Гөмбәчекләр эшләп чыгарган серкә сөт һәм лимон кислотасына бай булганлыктан организмда зарарлы бактерияләр эшләнеп чыгу процессына каршы тора, эчәклекнең микрофлорасын яхшырта, матдәләр алмашын көйли. Бу эчемлектә булган ферментлар, антиоксидантлар вируска каршы тору сәләтенә ия булганлыктан табигый антибиотик ролен дә башкара. 
Чәй серкәсе бик файдалы булса да табиблар билгеләгән дәва чараларын алыштыра алмый, әмма авырудан савыгырга, аннан соң организмга тернәкләнергә зур этәргеч бирә. 
Салкын тиеп авырганда тамакны сәгать саен чәй серкәсе белән чайкау яхшы нәтиҗә бирә. Борын тыгылып сулыш алу авырлашканда серкәне җылытырга һәм мамык тампонны чылатып борын эченә куеп 30 минут аралык (тәнәфес) ясап ике тапкыр 30 ар минут тоту авыруның хәлен җиңеләйтәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев