Бакчачылар һәм социаль объектлар өчен салым ташламалары озайтыла
Татарстан Хөкүмәте Дәүләт Советына милек салымы буенча кайбер ташламаларның гамәлдә булу вакытын озайту турында закон проекты тәкъдим итте. Хәзерге вакытта документ беренчел карау этабын уза.
Закон проекты кабул ителсә, 2019 елның 1 гыйнварына кадәр төзелгән бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләре уртак файдаланудагы милек өчен салым түләүдән 2028 елның 1 гыйнварына кадәр азат ителәчәк.
Моннан тыш, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт өлкәсендә кулланыла торган социаль әһәмияткә ия объектларга карата гамәлдәге салым ташламаларын да шул ук срокка кадәр озайту тәкъдим ителә.
Шулай ук торак пунктларны газлаштыру программасы кысаларында 2022 елның гыйнварыннан файдалануга тапшырылган газ үткәргечләренә карата да салым ташламаларын гамәлдә калдыру күздә тотыла.
Әлеге закон проекты кабул ителгән очракта, күрсәтелгән категорияләрдәге салым түләүчеләр өчен гамәлдәге ташламалар 2028 елның башына кадәр үз көчендә калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев