Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тагын эчү гаепле...

6 июль көнне район территориясендә ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аның берсендә кеше гомере өзелде. 

Көндезге сәгать 2 тулгач Яр Чаллы – Таулык – Казаклар юлында «ГАЗ-2747» автомобиле ярамый торган урында алдан барган транспортны узарга чыга һәм каршыга килүче «ВАЗ-21102» машинасы белән бәрелешә. Беренче автомобильнең руле артында 26 яшьлек ир-ат була. Авариядә әлеге йөртүче зыян алмый, ә икенче машина каты бәрелүдән юл кырыена төшеп әйләнә, аның 38 яшьлек йөртүчесе баш мие, тән җәрәхәтләре ала, күзләренә зыян килә. Ашыгыч медицина хезмәткәрләре аны БСМПга алып китә. 


Икенче һәлакәт исә машина йөртүченең эчкән килеш рульгә утыруы аркасында килеп чыга. Авария төнге сәгать 12нче яртыда Яр Чаллы – Борды юлында теркәлә. «Форд Фокус» автомобиле руле артына утырган 49 яшьлек ир-ат югары тизлектә барганда идарә итүне югалта, каршы юнәлештәге полосага чыга һәм юл кырыена төшеп әйләнә. Автомобиль кузовы тулысынча җимерелә, машинада барган 60 яшьлек хатын-кыз алынган җәрәхәтләреннән фаҗига урынында ук җан бирә, ә йөртүче үзе күпләгән имгәнүләр ала. 

/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев