Кичә көндезге сәгать 1 тулгач Яр Чаллы - Сарман трассасының Мусабай Завод кисешендә «ВАЗ-21074» машинасы белән «Сузуки Град Витара» бәрелеште. «Җиделе» руле артына утырган 22 яшьлек егет тизлеген арттыра һәм идарә итүне югалтып, каршыга килүче чит ил машинасына бәрелә. Беренче автомобильдәге дүрт кеше - йөртүче үзе, Яр Чаллыда яшәүче 21,...
Кичә көндезге сәгать 1 тулгач Яр Чаллы - Сарман трассасының Мусабай Завод кисешендә «ВАЗ-21074» машинасы белән «Сузуки Град Витара» бәрелеште. «Җиделе» руле артына утырган 22 яшьлек егет тизлеген арттыра һәм идарә итүне югалтып, каршыга килүче чит ил машинасына бәрелә. Беренче автомобильдәге дүрт кеше - йөртүче үзе, Яр Чаллыда яшәүче 21, 57 һәм 65 яшьлек хатын-кызлар төрле тән җәрәхәтләре ала. Машина исә бик нык җимерелә. Әйтергә кирәк, ике автомобильнең дә йөртүчеләре юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен быел бер мәртәбә дә җаваплылыкка тартылмаганнар.
Нет комментариев