Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлларда капиталь төзелеш башлана

Киләсе дүшәмбедән "Татавтодор" ААҖнең Яр Чаллы филиалы М-7 "Волга" юлының Яр Чаллы - Суҗыйгыч - Яңа поселогы арасында юл төзи башлый. Федераль трассадан Яңа поселогына турыга чыга торган юлның гомуми озынлыгы җиде километрдан артык. Аның ике километры бүген яхшы хәлдә. Татавтодорның быелгы капиталь ремонт планына юлның калган өлеше - 5,4...

Киләсе дүшәмбедән "Татавтодор" ААҖнең Яр Чаллы филиалы М-7 "Волга" юлының Яр Чаллы - Суҗыйгыч - Яңа поселогы арасында юл төзи башлый. Федераль трассадан Яңа поселогына турыга чыга торган юлның гомуми озынлыгы җиде километрдан артык. Аның ике километры бүген яхшы хәлдә. Татавтодорның быелгы капиталь ремонт планына юлның калган өлеше - 5,4 километр арасы кертелгән. График буенча, эш әле сентябрьгә генә тәмамланачак. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә дә бу чорда бераз кыенлыклар туачак: аларга Яр Чаллы - Суҗыйгыч - Әҗмәкәй юлыннан әйләнеп үтәргә туры киләчәк.

Июнь ае дәвамында Кама автобазарыннан Нефтебазага бара торган, Кама поселогына керә торган 3,9 километр юлда капиталь төзелеш үткәреләчәк.

Быел шулай ук Таулар авылына керә торган 2,7 км юлны төзү планлаштырыла. Бүген биредәге асфальт юл ватылып беткән. Эш июль аенда башланып, юл сентябрь аена тулысынча төзекләндерелеп бетәр дип көтелә. Капиталь төзелешкә барлыгы 300 млн сум акча тоту планлаштырыла.

Шулай ук район торак пунктларының урам юлларын да тиешле нормага китерү өчен 30 млн сум акча бүленә. Әлеге программа буенча өч авылда - Күзкәйдә бер урам, Яңа поселогында бер урам, Новотроицкое һәм Суровка арасында капиталь ремонт үткәрелер дип планлаштырыла, дип хәбәр итте "Татавтодор" ААҖнең Яр Чаллы филиалы директоры вазыйфаларын башкаручы Рәдис Вәсимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонтлау