Районда елның салкын вакытында йортларда һәм учреждениеләрдә уңайлы температура булдыру өчен җылыту сезонына әзерлек эшләре актив алып барыла.
«Безнең бурыч – җылыту сезонын җитди аварияләрсез уздыру. Без теләсә нинди ситуациягә әзер. Җылыту сезонын уңышлы, өзлекләрсез уздыру өчен тәҗрибәле персонал, кирәкле материаллар запасы һәм җылылык белән тәэмин итү объектларына запас частьләр бар. Аннары, бүген һава торышы планлаштырылган эшләрне төгәлләргә мөмкинлек бирә», – ди «Тукай Тепло-Газ» ҖЧҖе директоры Мөсәнниф Ханов.
Район территориясендәге барлык социаль объектларны җылылык белән нәкъ менә «Тукай Тепло-Газ» ҖЧҖе тәэмин итә. Һәр муниципаль объект үз җылылык пунктын әзерли һәм Ростехнадзор комиссиясенә тапшыра. Җылылык белән тәэмин итү уртача тәүлеклек температура 3 тәүлек дәвамында 8 градустан югары күтәрелмәгән очракта гына тәэмин ителергә тиеш.
Ростехнадзор көзге-кышкы ягу сезонын тикшерү буенча күчмә комиссия уздырды. «Чаллыгаз» учреждениесы Тукай районы буенча җылыту объектларына газ җибәрүгә наряд биргән.
Теләнче Тамак авыл җирлегендәге коррекцион мәктәпкә инде хәзердән үк җылылык бирелгән. Бюджет оешмаларына җылылык бирү мәктәпләр, балалар бакчалары һәм хастаханәләр җитәкчеләре документлар әзерләгәннән һәм җылылык белән тәэмин итүче оешмага тоташтыруга заявкалар тапшырганнан соң гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә райондагы 80нән артык объект җылылыкка тоташтырырга әзер.
Нет комментариев