Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Якты юл»да – район тормышы, безнең яшәешебез

Икенче яртыеллыкка көндәлек матбугатка язылу вакыты кыскарып килә. Кайберәүләр: хәзер бит Интернет заманы, газетаны әлләни укымыйлар дисәләр дә, заманында почта тартмасы тулырлык газета-журналлар алдырып, укып барган безнең буын кешеләре дөнья хәлләрен, район тормышын газетадан укырга күнеккән. Аннары, авыл пенсионерларының күпмесе генә Интернетта утыра ала микән?

Безнең Күзкәй авылында «Якты юл» («Светлый путь»)ны, мәсәлән, һәр йортта алалар дисәм дә буладыр. Хикмәте, бәлки, шундадыр да, 6-7 ел буе авылыбызның игелекле улы, эшмәкәр егетебез - Флүр Шафиков бөтен пенсионерларыбызга түләүсез «Якты юл»га яздырып килде. Мин барлык авыл өлкәннәре исеменнән аңа бу күркәм гамәле өчен олы рәхмәтебезне җиткерәм. Әтисе Хатыйп абый да авыл өчен бик күп эшләгән абруйлы кеше иде. Улының игелекле гамәлләре изге Рамазан аенда әти-әнисе рухына дога булып барсын.

Бу елның беренче яртыеллыгына да яздырган иде әле ул район газетасына, ә менә икенче яртыеелыкта мөмкинлеге булмады. Хәер, бушлай ярдәм дә чиксез була алмый бит инде. Флүр Хатыйпович авылда, районда үткәрелә торган барлык зур чараларда да игәнәче буларак катнаша. Бу җәһәттән авылыбыз пенсионерларына шуны җиткерәсем килә: «Флүр апаем яздырыр», - дип көтеп, икенче яртыееллыкта «Якты юл»сыз кала күрмәгез, язылыгыз. Ул район тормышын, безнең яшәешебезне яктырта, борчыган сорауларыбызга җавап бирә, нинди матур котлаулар бирелә, атналык телевидение программасы да бар, «Әдәби сәхифә» битендә рәхәтләнеп укырлык хикәяләр, шигырьләр басыла. Акчаңны кызганмыйча бер язылсаң, газетаны ярты ел рәхәтләнеп укыйсың бит!

Кәүсәрия Хафизова,
Күзкәй авылының ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев