Яңалыклар

«Якты юл» сезнең белән!

2019 елның беренче яртысына матбугатка язылу кампаниясе тәмамлануга санаулы көннәр калды. Тукай районының «Якты юл» («Светлый путь») басмасына бүген 2000 кеше язылды. Алар барысы да газетаның тугры укучылары. Безнең эшне күзәтеп, бәяләп баручылар, теләк-тәкъдимнәрен җиткерүчеләр.

Роза Әбделманова, 
Борды авыл җирлеге башлыгы

– «Якты юл» газетасына язылуымның сәбәбе шунда: район тормышы эчендә кайнап яшәр өчен. Чөнки газета битләрендә авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәдәният, мәгариф тармакларында, крестьян-фермер хуҗалыкларында эшләүче, үрнәк алырлык уңай тәҗрибә, хезмәт алдынгылары, яшьләр тормышы, район җитәкчелегенең халыкның тормышын яхшырту юнәлешендә куелган максат-планнары – барысы да чагылыш таба. Мин «Якты юл»ның «Атна вакыйгалары» кушымтасындагы ил-көн яңалыкларын да зур кызыксыну белән укыйм, «файдалы киңәшләре»дә бик ярап куя. Гомумән, мин газетабызны, район елъязмасын, төгәлрәге, район тарихын язучы басма дияр идем. «Якты юл»ның беренче санын көтеп алуыбыз да истә – 1976 елның августы иде ул.Төбәгебездә саф татар телендә чыга башлаган беренче газета. Шуннан бирле 41 ел буена ул уңга-сулга тайпылмыйча, кыйбласына хыянәт итмичә, чын халык трибунасы булып калды. Аннары, шушы районда яшә, эшлә дә, аның тормышы, эшләре турында ничек хәбәрдар булмаска кирәк? Һәр санына тырышлыгын куеп, күңел җылысын биреп, район халкына хезмәт итә торган каләм ияләренә мең рәхмәт, иҗади уңышлар, йөргән юлларында иминлек телим. 

Гөлсинә Әхмәтшина, 
Казаклар авылыннан ветеран-укытучы

– Газета битләрен ачам да, районыбызда яшәгән күпме кешеләрнең язмышларын беләм! Алар район өчен, илебез өчен күпме тырышкан. Менә шул кешеләрнең эшчәнлеге турында газета битләрендәге мәкаләләр өчен журналистлар аерым рәхмәт сүзләренә лаек дип саныйм. Әгәр дә район газетасында бу мәгълүмат бирелмәсә, без новатор укытучыларыбыз, алдынгы механизаторлар, терлекчеләр, спорт өлкәсендәге батырларыбыз, хөрмәтле ветераннарыбыз турында һәм башка яңалыкларны кайдан белер идек?! Һәр районның үз газетасы бар. Без дә үзебезнең район газетасы булу белән бик бәхетле. 

Рөстәм Идрисов, 
Күктәк-Мирсәет авылы

– Сез бит район тормышын яктыртып, авыллардагы яңалык-хәбәрләрне без, укучыларыгызга, җиткереп торасыз. Безнең гаилә «Якты юл»га һәрчак языла. Мин үзем газетаны дүртенче битеннән укый башлыйм. Андагы белдерүләр, котлаулар белән танышам. Аннан соң район хәбәрләрен укып беләм. Матбугатка язылу кампаниясе башлануга газетага язылып куйдым. Авыл кешеләре, аларның эшчән, уңган-булган уллары, кызлары хакында күбрәк язмалар күрәсе килә газета битләрендә.

Гөлфинә Зәйдиева,
Колыш авылы

– «Якты юл»ны бик күптәннән алдырабыз, гаиләбез белән яратып укыйбыз. Эшкә дә яздырып алам, бер санын да калдырмый укып барам. Мине райондагы вакыйгалар, бездә туып-үскән күренекле шәхесләр, авылларыбыз тормышы кызыксындыра. Спорт темасына кагылышлы хәбәрләрне дә яратып, бирелеп укыйм. Газетада басылган һәр мәгълүмат, реклама, котлауларны да халыкка кирәк дип саныйм. Шуңадыр да район газетасы безнең гаилә өчен аерылгысыз дус дип әйтә алам. Газета бай эчтәлекле, дизайны, куелышы да матур.

Рөстәм Закиров,
район башлыгы урынбасары.

– Газета уку гаиләдән килә. Балачактагы хатирәләрне искә алам. Күз алдына район газетасын кулына тотып, яңалыкларны безгә, балаларга, кычкырып укыган әни килеп баса. Әлеге традиция хәзерге көндә дә саклана. Кич, эштән кайткач, «Якты юл« янәшәсендә бар гаилә белән җыелабыз. Район газетасына язылмау – ул үз кардәшләрең, авылдашларың, гомумән, үз халкыңның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә битараф булу дигән сүз.

Заһидә Нәбиуллина,
Күзкәй авылыннан ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, ветеран-журналист

– «Якты юл» газетасы – минем язмышым. 41 ел гомеремне шушы басмада эшләүгә багышладым. Ихлас күңелемне биреп, вакыт белән исәпләшмичә, укучыларыбыз күңеленә үтеп керерлек язмалар әзерләү зур канәгатьләнү хисе бирә иде. Хатлар эзеннән барып язганда, кыенлыклар да килеп чыккалады. Шулай да кимчелекләрне төзәтү чарасы күрелми калмый иде. Кыскасы, яратып, кем әйтмешли, чумылып эшләдем. Хәзер мин лаеклы ялда, яраткан газетамның укучысы. Шуңа куанам, газетага талантлы яшьләр килде, сизгер күңелле алар, өлгермәгән җирләре юк – район тормышы «Якты юл»да көзгедәгедәй чагыла. Яшь каләмдәшләремнең язмаларын укып сөенәм дә, борчылган мәлләр дә була. Тулы бер район тормышы бит ул, барысы да ал да гөл генә булып тормый. Журналистның бурычы – әнә шул ал да гөл булмаганны күреп алып, газета битендә күтәреп чыгу, кимчелекләрне төзәтүдә булышу бит. Менә авылыбызда почта бүлеге ябылу алдында, газета бу мәсьәләне вакытында күтәрде, тик проблема әле дә хәл ителмәде. Вакыт бара, 4 авыл халкы газетага языла алмый аптырый. 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев