Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Волонтерларны хөрмәтләделәр

Безнең Теләнче Тамак авыл җирлегендә нигездә өлкән яшьтәге хатын-кызлардан торган волонтерлар төркеме уңышлы эшләп килә.

Күпләр инде тугызынчы дистәне алыштырдылар, әмма шуңа да карамастан, көн саен, теләсә нинди һава торышында алар җирле клубка блиндаж шәмнәрен, йорт токмачын һәм коры душ ясарга, махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрү өчен киләләр. Хатын-кызлар еш кына хәрби частьлардан рәхмәт сүзләре язылган хатлар һәм хәбәрләр ала.

Халыкара өлкәннәр көнендә мәдәният йортында җирлекнең башкарма комитеты тантаналы чара оештырды, анда волонтерлык хәрәкәте активистларын да хөрмәтләделәр. Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов волонтерларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәм чарасы өстәл артында дәвам итте. Теләнче-Тамак интернат-мәктәбе укучылары ветераннар өчен концерт номерлары әзерләделәр. Теләнче-Тамакта өлкәннәр көне бик матур үтте, моның өчен оештыручыларга рәхмәт.

Пенсионер, волонтер Гайнур Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев