Ураза бәйрәме Калмаш мәчетендә уздырыла
Яңалыклар

Ураза бәйрәме Калмаш мәчетендә уздырыла

Тукай районы мөхтәсибәте Ураза гаетен бәйрәм итү урынын билгеләде: ул Калмаш авылы мәчетендә үтәчәк.

 

"Ураза бәйрәмен Калмаш авылы мәчетендә оештырабыз. Элек олуг бәйрәмебезне Яңа поселогында һәм Күзкәй авылында билгеләп үтә идек. Быел исә яңа урын сайладык. Мәчете иркен, рәхәт!  

6 сәгать 30 минутта Коръән уку планлаштырылган, сәгать 7дә – бәйрәм вәгазе, 7 сәгать 30 минутта – бәйрәм намазы, ә аннан соң бөтен килгән дин кардәшләрен бәйрәм өстәле көтеп торачак", - дип сөйләде безнең хәбәрчегә Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев