Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укырга ярата Калмия авылы халкы

Күп еллардан бирле халыкны рухи яктан баетып яшәүче китапханәләр күп районыбызда. Аларны саклап калу һәм халыкны китапханәләргә тарту йөзеннән төрле мавыктыргыч чаралар, кичәләр үткәрелә. Шундыйларның берсе - Калмия авылы китапханәсе.

1953 елда өч авылны берләштергән Калмия авыл җирлегендә (ул вакытта Сталин исемендәге колхоз) беренче китапханә ачыла. Дөрес, аңа кадәр клуб бинасында «ызбач» дип аталган бер бүлмәдә күпмедер китап була. Ләкин алар кулга бирелми, бары тик шунда килеп кенә укырга рөхсәт ителә.

Беренче китапханә ачылганнан соң аның мөдире итеп Күзкәй авылы кызы Салиха Гыйльметдинова билгеләнә. Ул эшли башлагач, китапханә яңа китаплар белән баетыла, газета-журналларга язылу оештырыла. Иң актив китап укучылардан ул елларда Фатыйх Мөхәммәдинов санала. 1958 елда китапханәне Минзәлә районының Тулыбай авылы кызы Сәлисә Гәрәева (шагыйрә) кабул итеп ала.

Ике елдан соң китапханәче итеп Альбина Шакирова билгеләнә. Аннан соң китапханәчеләр Сәифә Якиева, 1967 елдан Сания Каирова эшли. 1972 елның маенда китапханәгә Гөлбостан Кәшбелова килә. 1982 елда китап йортын яңа бинага күчерәләр. Аның каршында «Киңәш» ветераннар клубы эшли башлый. 2007 елдан авыл китапханәсенә Фәйрүзә Гыйльфанова алына. 2009 елдан 2013 елга хәтле Энҗе Галиәхмәтова хезмәт куя. 2013-2016 елларда Альмира Гыйльфанова эшләде. 2017 елның гыйнварыннан яңадан Энҗе Галиәхмәтова эшли башлый. Бүгенге көндә китапханә яңа китапларга бик бай. «Киңәш» ветераннар һәм «Өмет» балалар клубы даими эшләп килә. Якташ шагыйрьләрне искә алу кичәләре, яшь язучылар белән очрашулар, китапханә төне, төрле мавыктыргыч чаралар үткәрелә. Күңелле чаралары белән дә, кызыклы китаплары, газета-журналлары белән дә китапханә һәрчак халыкны үзенә тартып тора. Авылның иң актив китап укучылары Рәшит Гыйльфанов, Рәйсә Фәрвәева, Нәҗибә Муратова, яшьләрдән Айзирә Сәхипгәрәева, балалардан Динара Тимербаева, Азалия Галимҗанова, Айзилә Фәрхетдинова, Язилә Сәхипгәрәеваларны әйтеп үтәргә була.

- Китапханәчеләр халкыбызның рухи чишмәсе саекмасын өчен бар тырышлыкларын куеп эш йөртәләр. Һөнәри бәйрәм уңаенан, барлык хезмәттәшләремә, авыл халкына хезмәттә, игелекле гамәлләрендә уңышлар телим. Эшләре иҗади канәгатьләнү китерсен, китап сөючеләр күбрәк булсын, - дип үз теләкләрен җиткерә Калмиядән Энҗе Галиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев