Яңа ел бәйрәме якынлашкан саен, пиротехник эшләнмәләр: петарда, фейерверк, салют, хлопушкалар, бенгаль утларына ихтыяҗ арта. Алар аеруча балаларда кызыксыну уята. Шуны истә тотып, пиротехника чараларын куллану кагыйдәләрен искә төшерик.
Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Илнар Мифтахов сүзләренчә, 20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр республика буенча янгынга каршы махсус режим кертелде. Тиешле карарга Татарстан Премьер-министры А. В. Песошин кул куйган. Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә таләпләр, ә аны үтәмәүчеләргә җәза чаралары каралган.
– Янгынга каршы махсус режим үз көчендә чагында кагыйдә бозган гади гражданнарга – 2-4 мең, җитәкчеләргә – 15-30 мең, ә юридик затларга 200-400 мең сумга кадәр штраф салу каралган, – ди өлкән инспектор.
Бу вакыт аралыгында 1-3 класстагы куркыныч яный торган пиротехник эшләнмәләр куллану катгый тыела. Бенгаль утларын һәм төрле шартлаткычларны яндыру урыннары сәнәгать корылмалары, ягулык-энергетика комплексларыннан – 500 метр, торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы, халык күп йөри торган объектлар, автомобиль юлларыннан 50 метрдан да якынрак булырга тиеш түгел.
Торак пунктларда пиротехник эшләнмәләр куллану өчен махсус урыннар билгеләнә. Аларны беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазлау шарт. Һәр урын янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килү буенча тикшерелә, җаваплы хезмәткәрләр белән инструкция уздырыла. Узган ел шундый 4-6 мәйданчык әзерләнсә, быел районның 80% мәйданында пиротехник эшләнмәләрне куллануга рөхсәт бар, әмма янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре катгый үтәлергә тиеш, – диде Илнар Мифтахов.
Янгынга каршы көрәш режимы чорында пиротехник эшләнмәләрне ваклап сату һәм әлеге эшчәнлекнең алда әйтелгән карар таләпләренә җавап бирүен ачыклау буенча районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге hәм полиция белән берлектә рейдлар оештырыла. Пиротехник эшләнмәләрне сату урыннарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү – катгый таләпләрнең иң мөһиме. Урамдагы чыршылар закон тарафыннан рөхсәт ителгән электр гирляндалары белән генә бизәлергә тиеш. Район халкына бу хакта аңлатылган махсус белешмәләр таратылды.
Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Бу көннәрдә пиротехник әйберләр еш кулланыла. Шуңа күрә райондашларыбыз алдан ук саклану чараларын күрсеннәр иде. Барлык тукайлылар Яңа елны хәвефсез каршы алсын, аларга саулык-саләмәтлек телим, – диде белгеч.
Нет комментариев