Тукайлылар Воткинскка, Петр Чайковский музеена сәяхәткә барды (фото)
Моннан 130 ел элек ,танылган композитор Петр Ильич Чайковский язган музыкага куелган "Аккош күле" балеты, бүгенге көндә дә иң бөек сәнгать әсәрләренең берсе булып санала. Танылган биючеләр Одетта(Аккош) ролен башкаруны зур дәрәҗәгә санаганнар. Аккош -ул рус балетының матурлык һәм горурлык билгесе символы, дөнья мәдәниятының иң бөек таҗы, энҗе бөртеге. Шушындый...
Моннан 130 ел элек ,танылган композитор Петр Ильич Чайковский язган музыкага куелган "Аккош күле" балеты, бүгенге көндә дә иң бөек сәнгать әсәрләренең берсе булып санала. Танылган биючеләр Одетта(Аккош) ролен башкаруны зур дәрәҗәгә санаганнар. Аккош -ул рус балетының матурлык һәм горурлык билгесе символы, дөнья мәдәниятының иң бөек таҗы, энҗе бөртеге.
Шушындый үлемсез әсәр иҗат иткән бөек композиторның туган җиренә сәяхәт кылдык бит без! Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Җаббарова оештырган бу сәяхәттән рухи баеп, бик күп мәгълумәт алып, гаҗәеп музыка дөньясында йөзеп, яшәргә, эшләргә көч туплап кайттык!
Удмуртия республикасының Воткинск шәһәрендә урнашкан, Петр Ильич Чайковскийга багышланган музей-тыюлык комплексы белән танышуны без бөек композиторга куелган бронза һәйкәл яныннан башладык. Фрак кигән, эскәмиядә утырып, уйга талган Петр Илич, ниндидер сихри музыка эченә чумган сыман тоелды минем күңелемә...
Музейның эченә кергәч таң калдык: композиторның тормышын чагылдырган, 19 нчы гасырга караган ике меңгә якын экспонат урнаштырылган.
Композиторның иҗаты белән танышу өчен "Балачак моңнары" экспозициясе,"Чайковский театры" күргәзмәләре эшләп тора. Бу күргәзмәләргә композиторның әсәрләре геройлары- курчаклар куелган, сәхнә киемнәре күзнең явын алып тора. Музейда 4 мең данә китаптан торган бик бай китапханә, архиив документлары, Чайковский һәм башка классик композиторларның ике меңгә якын музыкаль әсәрләреннән тупланган язмалар да саклана икән.
"Танылган кунаклар" галереясы безне музейга килгән күренекле кешеләр белән таныштырды.
Патша Александр Беренче рәсеме төшерелгән немец сәгате, йөри торган курчак безне шаккаттырды.
Музейның һәр бүлмәсе зәвык белән бизәлгән, композитор яшәгән чордагы киемнәр кигән геройларның, Петр Ильич Чайковский турында кызыклы итеп сөйләүләре, безне ул яшәгән чорга алып китте, илһамланып тыңладык, искиткеч чыгышларын карадык.
1940 нчы елда ачылып, 1990 нчы елда яңартылган өч гектардан артык җире булган, 16 объекттан торган дәүләт мемориаль- архитектура комплексы ел саен 150 меңгә якын турист кабул итә торган, бай мираслы, истәлекле урынга әверелгән.
Дөньяның иң бөек композиторы, 80 нән артык музыкаль әсәр, шул исәптән 10 опера һәм 3 балет, 6 симфония, 104 романс иҗат иткән шәхеснең иҗаты, тормыш юлы белән танышу бәхете тиде безгә! Үкенмәссез, сез дә барып карагыз,дусларым, дип тәэсирләре белән Боерган китапханәсе мөдире Флүзә Сәлимова уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев