Тукайлылар “Манзара” телевизион тапшыруында катнашты
"Гиндукуш" хәрби дан музее директоры Резеда Гарипова һәм Тукай районының хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов "Татарстан яңа гасыр" телеканалында "Манзара" тапшыруының 15 февраль- сугышчы-интернационалистлар көненә багышланган чыгарылышында катнаштылар. «Гиндукуш» музее 5 ел эшләү дәверендә, ә бу - музей эшчәнлеге өчен бик аз вакыт санала, шактый эш башкарырга...
"Гиндукуш" хәрби дан музее директоры Резеда Гарипова һәм Тукай районының хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов "Татарстан яңа гасыр" телеканалында "Манзара" тапшыруының 15 февраль- сугышчы-интернационалистлар көненә багышланган чыгарылышында катнаштылар.
«Гиндукуш» музее 5 ел эшләү дәверендә, ә бу - музей эшчәнлеге өчен бик аз вакыт санала, шактый эш башкарырга өлгерде. Татарстан музейлары арасында ул аерым бер урынны алып тора. Шуңа күрә башкала журналистларының нәкъ менә безнең якташларыбызга мөрәҗәгать итүе очраклы түгел. Музей үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү, хәрби хәрәкәт ветераннары белән хезмәттәшлек итү юнәлешләрендә актив эшли. Аның үзенчәлеге дә шунда - "Гиндукуш"ка Әфган сугышы ветераннары нигез салды.
"Туры эфирда катнашу тәҗрибәм бар иде, шуңа, күпме вакыт биреләчәген алдан белеп, 7 минут, ягъни җыйнак кына сөйләргә әзерләнеп бардык. Ә соңыннан, 15 минутлык тапшыру яздырганыбызны әйттеләр. Сүзләребезне "кисмәгәннәр", кыскартмаганнар, - дип сөйли Айбулат Якупов. Чөнки, бердән, саф татар телендә үз фикерен әйтеп бирә белүчеләргә кытлык икән телевидение кунаклары арасында. Икенчедән, безгә балалар белән күп аралашырга туры килә, ә алар бер тема белән генә чикләнми, күпләп сорау яудыра. Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиевның " Сугыш турында сөйләү тәрбияви булырга тиеш" , дигән фикере белән килешәм, һәрчак әзерлекле булырга тырышабыз".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев