Яңалыклар

Тукай районында мәктәп автобусы юл кырыена төшеп киткән

Бу вакытта салонда балалар булмаган, зыян күрүче юк.

Татарстанның Тукай районында мәктәп автобусы катнашында һәлакәт булган. «Фиат-Дукато» автобусы җиңел автомобиль белән бәрелешкәннән соң юл кырыена төшеп киткән. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Тукай районы Яңа - Байлар бистәсе маршрутында йөрүче «Фиат-Дукато» мәктәп автобусы базага кайтканда җиңел автомобиль белән бәрелешкән. Һәлакәт аркасында автобус юл кырыена төшеп киткән. Бу вакытта салонда балалар булмаган, зыян күрүче юк”, - дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Укучыларны башка автобус йөртәчәк.

 


Нет комментариев