Тукай районының Малтабар авылында ифтар ашы узды
28 июнь көнне Тукай районының Малтабар авылында ифтар ашы узды. Анда 50 якын кеше, шул исәптән Күзкәй, Калмия, Боерган, Колыш авылы мөселманнары да катнашты. Ураза тоткан кардәшләребез каршында районның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов кеше гомеренең кыскалыгы һәм аны бәрәкәтле, хәерле итеп үткәрергә кирәклеге турында вәгазь сөйләде. Чаллы кунагы Фәүзия Бәйрәмова...
28 июнь көнне Тукай районының Малтабар авылында ифтар ашы узды. Анда 50 якын кеше, шул исәптән Күзкәй, Калмия, Боерган, Колыш авылы мөселманнары да катнашты. Ураза тоткан кардәшләребез каршында районның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов кеше гомеренең кыскалыгы һәм аны бәрәкәтле, хәерле итеп үткәрергә кирәклеге турында вәгазь сөйләде. Чаллы кунагы Фәүзия Бәйрәмова исә намаз мөһимлеге турында үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.
Тиздән шундый ук мәҗлесләрнең Әҗмәкәй, Калмаш һәм Теләнче-Тамакта да үткәрелүе көтелә. Анда теләге булган һәркем ураза тотканнан соң авыз ача ала, ә яшьләр һәм балалар, хәтта ураза тотмаган очракта да, вәгазь тыңлау өчен килергә мөмкин, дип хәбәр итә Җәүдәт хәзрәт Харрасов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев