Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районының “Гиндукуш” музее ТР Бөек Ватан сугышы мемориал музее белән хезмәттәшлек итәчәк

Тукай районының Иске Абдул авылында урнашкан "Гиндукуш" музее җитәкчесе Резеда Гарипова һәм Тукай районының хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов Казан шәһәре Бөек Ватан сугышы мемориал музее җитәкчесе, тарихчы, эзтабар Михаил Черепанов белән очрашты. Сөйләшү ике музей арасында хезмәттәшлек турында барды. Михаил Валерьевич бик кызыклы, күпкырлы шәхес, ул...

Тукай районының Иске Абдул авылында урнашкан "Гиндукуш" музее җитәкчесе Резеда Гарипова һәм Тукай районының хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов Казан шәһәре Бөек Ватан сугышы мемориал музее җитәкчесе, тарихчы, эзтабар Михаил Черепанов белән очрашты. Сөйләшү ике музей арасында хезмәттәшлек турында барды. Михаил Валерьевич бик кызыклы, күпкырлы шәхес, ул районыбыз музее эшчәнлеген уңай бәяләп, эзләнү отрядлары тапкан экспонатлар белән уртаклашырга вәгъдә бирде. Мондый хезмәттәлек нәтиҗәсендә шулай ук Тукай районыннан фронтка киткән, Бөек Ватан сугышында катнашкан, анда вафат булган солдатларның бүләкләү кәгазьләрен (наградной лист) табу, аны балалары, туганнарына тапшыру буенча эш алып баруны да күздә тота. Татарстан республикасының виртуаль музеена районыбыз ветераннары турында дөрес мәгълүмат урнаштырырга да ниятлибез, дип хәбәр итә "Гиндукуш" музее җитәкчесе Резеда Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев