Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар кайда ял итә ала?

Киләсе атнада районда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 34 еллыгына багышланган чаралар планлаштырылган.

15 февраль көнне Куады авылында иртәнге сәгать 10да Әфган сугышында катнашкан хәрбиләргә һәйкәл ачу тантанасы узачак. Шул ук көнне, кичке сәгать 6да Югары Байлар авылы клубында Дамир Сәләхов белән очрашу булачак.

17 февральдә көндезге сәгать 2дә Круглое Поле поселогының «Юность» күпфункцияле үзәгендә ел саен узучы «Әфган киче» дип исемләнгән, поселокның хәрби-патриотик җыр фестивале уза.

16 февральдә иртәнге 11дә Теләнче Тамак мәдәният йортында курчак тевтры кечкенә тамашачыларга «Түгәрәк икмәк» әкиятен күрсәтә. Бу көнне кичке сәгать җидедә Мусабай Завод мәдәният йортында балалар өчен шулай ук герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган шигырьләр кичәсе үтәчәк.

17 февраль көнне Яңа поселогы мәдәният йортында «Битлек» театр фестивалендә катнашучыларны бүләкләү чарасы була.

18 февральдә Комсомол мәдәният йортында Ваттанны саклаучылар көненә старт бирелә. Биредә кичке сәгать 7дә «Ягез әле, егетләр!» исемле конкурс-уен планлаштырылган. Шушы ук көнне Иске Байлар мәдәният йортында, кичке сәгать 6да Халыкара туган тел көненә багышланган шигырь кичәсе үтәчәк. Бу көнне кичке 7дә Шилнәбаш авылы мәдәният йортында да яшьләр өчен «Могҗизалар кыры» дип исемләнгән күңел ачу программасы каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев