Тукай районына инспекция сәфәре белән ТР шәһәрләрен үстерү институтының проектларын гамәлгә ашыру буенча менеджеры Руслан Марсалов килде.
Район башкарма комитеты башлыгы урынбасары Динис Вәлиуллин һәм Әҗмәкәй җирлеге башлыгы Гөлнара Хөсәенова белән бергә ул ял итү зоналарын: Габдулла Тукай исемендәге паркны һәм Яңа поселогында «Мәхәббәт» гаилә паркын бәяләде.
Экспертлар киләчәктә бу территорияләрне ничек яхшыртырга һәм фондның җирле халык идеяләрен тормышка ашыруда ничек ярдәм итә алуы турында фикер алыштылар. Шәһәрләрне үстерү институты яшәү өчен заманча һәм уңайлы мохит булдыруда муниципалитетларга актив ярдәм итә.
Нет комментариев