Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районы туризмны үстерү өчен финанслау алачак

Тукай районы 2025 елда туристлык инфраструктурасын үстерү өчен дәүләт ярдәме алачак территорияләр исәбенә керде.

Тукай районы 2025 елда туристлык инфраструктурасын үстерү өчен дәүләт ярдәме алачак территорияләр исәбенә керде. Финанслау «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты кысаларында бүленәчәк. Бу хакта ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тукай районында «Саулык» сәламәтләндерү комплексын балалар һәм спорт мәйданчыклары белән җиһазландырачаклар, ә «Снежок» велосипед-чаңгы базасына мунча чаннары һәм модуль мунчалар биреләчәк.

2025 елда республиканың 19 муниципаль районыннан 38 проект финанс ярдәме алачак. Акчалар ял итү зоналарын, автотуризм һәм гаилә ялы объектларын да кертеп, туристлык инфраструктурасын төзүгә һәм модернизацияләүгә юнәлдереләчәк.

 

Чыганак: Челнинские Известия

ФОТО:ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев