Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районы Төмәндә узачак Сабантуйга үзенең уникаль программасын әзерли

Тукай районы ел саен Төмән шәһәрендә уза торган милли бәйрәм – Сабантуйда катнаша. Эш сәфәре кысаларында Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев шәһәр хакимияте вәкилләре белән очрашты.

Алар 20 июньдә узачак Сабантуйны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Быел милли бәйрәм программасы аеруча бай булачак. Ник дигәндә, Төмән шәһәре үзенең 440 еллыгын, ә безнең район 50 еллыгын билгеләп үтә. 

"Бу мөһим даталарны бәйрәмнең концерт программасында ачык чагылдырырга планлаштырабыз. Моннан тыш, чара җирле традицияләргә яраклаштырылачак, бу аңа үзенчәлекле колорит һәм уникальлек бирәчәк.

Бәйрәмне югары дәрәҗәдә әзерләү һәм уңышлы уздыру өчен алга таба хезмәттәшлек итү турында килештек", – ди район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев