Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районы китапханәчесе СИБУР компаниясенең «Игелекле эшләр формуласы» конкурсында җиңеп чыкты

Татарстан Республикасы Тукай районы Иштирәк авыл китапханәсе социаль әһәмияткә ия проектлар конкурсында җиңү яулады. Әлеге бәйге «СИБУР» компаниясенең социаль инвестицияләр программасы — «Игелекле эшләр формуласы» (Формула хороших дел) кысаларында уздырылды.

Иштирәк авыл җирлеге китапханәсе мөдире Алия Закирова конкурсның «Мәдәният» номинациясендә «БиблиоКафе «КитапБар»» проектын тәкъдим итте. Жюри әгъзалары проектны югары бәяләде һәм аны җиңүче дип таныды. Тантаналы бүләкләү чарасында Алия Закировага диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Билгеле булганча, бу — китапханә мөдиренең быелгы елда откан икенче гранты. Моңа кадәр ул Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү грантында да җиңгән иде. Ул вакытта аңа җиңүне «ЛитКараоке: шигърият тавышы» проекты китерде.

Моннан тыш, Алия Мансуровна Татарстанның авыл җирлекләрендә эшләүче иң яхшы мәдәният хезмәткәрләре конкурсында да җиңүче дип табылды.

Китапханәнең яңа проектлары авылның мәдәни тормышын үстерүгә, китап укуны популярлаштыруга һәм авыл халкы өчен аралашу һәм иҗатның заманча форматларын булдыруга юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев