Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиевның Сабан туй бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле тукайлылар hәм районыбыз кунаклары! Сезне татар халкының иң күркәм бәйрәмнәренең берсе - милли бәйрәмебез Сабан туе белән тәбрик итәм.

Әлеге бәйрәм олы мәгънәгә ия. Ул язгы кыр эшләре тәмамлануын билгели, авыл халкының хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтен чагылдыра.

Районыбызның авыл хезмәтчәннәре армый-талмый лаеклы хезмәт куя. Әлбәттә, Сабан туенда хезмәт уңганнарының урыны - мәйдан түрендә. Алар тырышлыгы белән районыбыз Республикада алдынгылар сафында бара.

Һәммәгезне дә Сабантуй бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм. Тормышларыгыз мул булсын, барлык уй-хыялларыгыз чынга ашсын, алдагы көннәрдә дә йортларыгызда тынычлык хөкем сөрсен. Барыгызга да хәерле-имин гомерләр телим.

Сабантуйлар мөбарәк булсын!

Хөрмәт белән, Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗмиев Камил Рим улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев