Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләр. Тукай районы Советы hәм Башкарма комитеты исеменнән сезне изге бәйрәм – Корбан гаете белән котлыйм!
Корбан гаете шәфкатьлелекне гәүдәләндерә. Корбан бәйрәме – якын кешеләребезне, мохтаҗларны, ятим һәм толларны, бер-беребезне кайгырту бәйрәме буларак халкыбызны берләштерә. Шатлыклы бәйрәм бер-беребезгә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.
Райондашларым, мөхтәрәм дин кардәшләрем! Корбан гаете мөбарәк булсын! Барчагызга да бәхетле һәм бәрәкәтле гомер, тыныч-имин тормыш, ныклы сәламәтлек телим. Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын! Тырыш хезмәт куеп чәчелгән игеннәребез мул булып аның бәрәкәтен күреп яшәргә язсын!
Хөрмәт белән Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗмиев Камил Рим улы
Нет комментариев