Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тормышлары умартадай гөжләп тора

Зифа Касыйм кызы белән Радик Фәрит улы Габдрахмановлар җиде ел элек Югары Байлар авылында йорты һәм иркен җире булган ихата сатып алганнар. Тора-бара зур, яхшы йорт җиткергәннәр. Уңган-булганлыклары әллә кайдан күренеп тора – курчак өедәй мунча, ихатаның буеннан буена иркен итеп каралты-кура һәм җәйге йорт салып куйганнар. Арырак – бакча башында – умарталыклары урнашкан.

«Кыз чагымдагы хыялым тормышка ашты – мин үз йортым, алмагачлар белән тулы бакчам һәм умарталыгым булуын тели идем. Туган авылым Калмашта мәктәпне тәмамлагач педагогия институтына укырга кереп география, биология, химия укытучысы һөнәрен алдым. Биологияне аеруча яратам. Тере җан ияләре, гомумән флора һәм фауна – минем стихиям. Югары Байларда шушы урынны сатып алып шәһәрдән күченеп яши башлагач, кичке якта ишек алдыбызга сөйкемле песи килеп керде. Хуҗасыз мәчене ашаттым, сыйпап иркәләдем. Бераздан ул юк булды. Иртән ишек алдына чыксам... ана песи ике баласы белән күтәрмә алдында басып тора. Менә шулай яшәп калдылар бездә. Балалар ана песигә Карамелька дип исем куштылар.

Бал кортларына килгәндә исә, алардан да сөйкемле бөҗәк бармы икән ул җир йөзендә?! Эшчәннәр. Чисталык-пөхтәлек яраталар. Бар яклап та алар безгә – инсанга үрнәк! Аллаһ Тәгалә аларны шундый матур сыйфатлар белән нигъмәтләгән. Бал корты – кешелекне яшәтүче бөҗәк. Алар чәчәкләрдән нектар җыйганда үсемлекләрне серкәләндереп уңышның муллыгына сәбәпче булып торалар. Үсмерчак хыялымны тормышка ашырган иремә рәхмәтлемен. Ул – туган көнемә ике баш умарта бүләк итте. Умартачылык эшенә кереп китәргә ярдәм иткән остазым Мөдәсир Адиевка рәхмәтем чиксез. Ил агасы, тәҗрибәле умартачы бал кортларын тәрбияләү буенча файдалы киңәшләрен бирде. Кыскасы, эшкә өйрәтте. Дөрес, үзем дә умартачылык буенча белемемне арттыру, бу өлкәдә заман белән бергә атлау өчен Казанда курсларда укып дипломлы умартачы булдым. Умартачылык буенча махсус белемең булу яхшы – эштә бик ярдәм итә. Олы улыбыз Дамир – ул хәзер Мәскәүдә Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы институтында укый, кызыбыз Адилә – ул да Мәскәүдә, МГСУ-да белем ала (төзүче булачак) – хуҗалыкта бик ярдәм итәләр иде. Кече улыбыз Илдар – гел умартачы инде. Беренче сыйныфта укый. Аңа биш яшендә махсус умартачы костюмын сатып алдык. Үзенең шәхси умартасы бар – бал кортларын бик яратып карый, тәрбияли», – дип сөйли Зифа ханым.

Өч бала анасы, иренең таянычы-ышанычы, умартачы Зифа ханым Радикның уң кулы да әле. Фоторәссам Радик Габдрахмановның иң матур, мәгънәле сюжетлары, видеоларының режиссеры да ул. Йөзеннән нур бөркелеп торган Зифа ханымның исеме җисеменә туры килеп тора.

«Бал корты да төрле чирләрдән җәфалана. Аңа зарарлы бөҗәкләр һөҗүм итә. Әнә шулардан арындыру өчен бал кортларын табигый алымнар белән дәвалыйм. Максатым – экологик яктан чиста ризык җитештерү. Умартачылык белән шөгыльләнү бик файдалы. Балавыз, перга, аны халык «корт икмәге» дип тә әйтә, ана кортны ашату өчен ясала торган махсус ризык – аксымга, минералларга бай матдә (маточное молоко) һәм тагын бик күп файдалы нигъмәтләре бар аның. Хәтта ки, үлгән бал кортларыннан да дәвалану өчен төнәтмә ясыйлар. Ә инде умарта капкачын ачып иснәсәң!.. Ул – үзе зур дәва. Авыл җирендә яшәгән кеше ике-өч умарта тотса гаиләсен шифалы ризык белән сөендерер. Без исә, унсигез-егерме баш умарта тотабыз. Үзебездән артканы туганнар, дус-ишләр, танышларга да җитә», – ди уңган хуҗабикә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев