Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда капиталь ремонтка минималь кертемне арттырырга телиләр

Документ нигезендә, минималь взносны хәзерге 8,47 сумнан квадрат метры өчен 10,16 сумга кадәр арттырырга планлаштыралар.

Татарстанда яшәүчеләрне капиталь ремонтка кертемнәрнең артуы көтәргә мөмкин. Карарның тиешле проекты республика Хөкүмәтендә коррупциягә каршы экспертиза уза инде.

Документ нигезендә, минималь взносны хәзерге 8,47 сумнан квадрат метры өчен 10,16 сумга кадәр арттырырга планлаштыралар. Әгәр проект расланса, яңа тарифлар 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Хәзерге вакытта Татарстанда быелга планлаштырылган барлык социаль һәм мәдәни объектларны капиталь ремонтлау программалары төгәлләнгән диярлек. Бер генә программа эштә кала-медицина стационарларын ремонтлау.

Элегрәк депутат Сергей Колунов торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүнең соңгы срогы үзгәрү турында кисәткән иде. Яңалык 1 марттан үз көченә керә.

Чыганак: Вечерняя Казань

ФОТО:КП-Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев