Татарстанда аномаль җылылык дәвам итәчәк
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, киләсе атна башында төбәктә ноябрь өчен аномаль җылы һава торышы сакланачак.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, киләсе атна башында төбәктә ноябрь өчен аномаль җылы һава торышы сакланачак.
Дүшәмбе көнне алмашынучан болытлы һава явым-төшемсез булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, 5-10 м/с, көндез тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә. Төнлә температура 0..-5 градус, көндез-якынча +5. Төнлә һәм иртән бозлавык булуы ихтимал.
Сишәмбе көнне яңгыр, урыны белән юеш кар булыр дип көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк — көнбатышка күчә, тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә. Төнге температура-0..+5 градус, көндезге - +2..+7.
Чәршәмбе көнне көндез явым-төшем булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка күчеп, 6-11 м/с. Төнлә 0 – 5 градус булыр дип көтелә, көндез -2 дән +2 градуска кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев