Татарстанда 200гә якын тыюлык территориясе республиканың уникаль табигатен саклый
Яңалыклар

Татарстанда 200гә якын тыюлык территориясе республиканың уникаль табигатен саклый

Бүгенгә Татарстан Республикасының табигый-тыюлык фондында аеруча саклауда булган 196 табигый территория бар.

Аларның гомуми мәйданы – 467,5 мең гектар. Бу территорияләрдә уникаль табигый комплексларны, ландшафтларны һәм республиканың биологик төрлелеген саклау һәм кире торгызу өчен оптималь шартлар бар.

Алар арасында федераль әһәмияттәге ике объект: «Түбән Кама» илкүләм паркы һәм Идел-Чулман дәүләт табигый биосфера тыюлыгы, шулай ук 189 төбәк һәм 4 җирле әһәмияттәге объект бар. Шулай итеп, Татарстан мәйданының 7 процентында табигатьне саклау өчен оптималь шартлар бар.

Россиядә биологик күптөрлелекне саклауга «Экологик иминлек» илкүләм проекты ярдәм итә. Тулаем алганда, Татарстанның Кызыл китабына 569 төр хайван һәм үсемлек кергән, алар арасындагы 221 төр хайван, 252 төр үсемлек һәм 96 төр гөмбә юкка чыгу куркыныч алдында.

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев