Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татарстан» совхозы поселогында яшәүчеләр – наркотикларга каршы

26 майдан 26 июньгә кадәр районда «Наркотикларсыз тормыш» профилактик айлык бара. Аның кысаларында «Татарстан» совхозы поселогы мәдәният йортында җирлекнең медицина хезмәткәре Наталья Ерхова катнашында махсус чара үтте. Ул очрашуга килгән үсмерләрне спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт тормыш алып барырга чакырды. Аңа кадәр поселокта яшәүче балалар һәм яшьләр белән район прокуроры ярдәмчесе...

26 майдан 26 июньгә кадәр районда «Наркотикларсыз тормыш» профилактик айлык бара. Аның кысаларында «Татарстан» совхозы поселогы мәдәният йортында җирлекнең медицина хезмәткәре Наталья Ерхова катнашында махсус чара үтте. Ул очрашуга килгән үсмерләрне спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт тормыш алып барырга чакырды.

Аңа кадәр поселокта яшәүче балалар һәм яшьләр белән район прокуроры ярдәмчесе Рөстәм Яхин һәм үзәк больницаның психиатр-наркологы Раил Богданов очрашан иде. Хокук саклау органы вәкиле наркотик матдәләрне саклау, тарату һәм сатуның нинди җаваплылыкка китергәнен бик тәфсилләп аңлатты, балалар аңа сорауларны да күп бирде. Нарколог исә балаларны наркотик һәм психотроп матдәләрне беренче мәртәбә татып караудан аеруча сакланырга чакырды. Бер тапкыр кабул итеп караганнан берни дә булмый дигән уй иң зур ялгышу, диде ул. Наркотик, алкогольле эчемлекләр куллану, тәмәке тарту кебек начар гадәтләрнең кешенең гомерен күпкә кыскартуын ассызыклады табиб, дип яза Кнәздән хәбәрчебез Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев