Татарстан юлларында үлүчеләр саны артуы дәвам итә
10 ай эчендә юлларда 275 кеше һәлак булган. Коточкыч саннар!
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны икенче ел рәттән арта бара. Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында хәбәр итүләренчә, 2025 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча республика юлларында 275 кеше һәлак булган, бу федераль максатчан күрсәткечтән артып киткән.

Премьер Алексей Песошин җитәкчелегендәге киңәшмәдә Рәис Рөстәм Миңнеханов та катнашты, ул хәлне борчулы дип атады. Ул юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча җирле комиссияләрдән активрак эш таләп итте һәм ата-аналарны аларның яшүсмер балалары куркыныч транспорт руле артына утырган өчен җаваплы булырга өндәде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, бүгенге утырыш өчен әзерләнгән аналитик материалларны өйрәнергә һәм алар өстендә актив эшләргә кирәк, чөнки мәгълүматлар күп җыелган. Ул муниципаль районнарда юл хәрәкәте иминлеге комиссияләрен активрак эшләргә өндәде. «Урыннардагы комиссияләр эшләргә, аңларга тиеш, - диде ул. - Без юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр саны югары булуы турында сөйлибез, ә тагын күпме җәрәхәтләнүчеләр бар!».

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, бүген юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, гомерләрне саклап калу буенча чаралар мөһим. Ул шулай ук ата-аналарны балигъ булмаган балалар транспорт чарасы руле артына утырган очракларга җаваплырак карарга өндәде. «Ата - аналарга да җаваплылык тотарга кирәк», – диде ул, яшүсмерләр куркыныч транспорт төрләре-квадроцикллар, мотоцикллар һәм башкалар руле артына эләккән вәзгыятьне шәрехләп.

ТР Рәисе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев