Татарстан чит иллләргә 27 млн доллардан артык продукция җибәргән
2025 елда Татарстан чит илгә 376 млн долларлык агросәнәгать продукциясен экспортлаган.
2025 елның 10 аенда Татарстан чит илләргә 27 млн доллардан артык хәләл продукция җибәргән. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек күбрәк.
2025 елда Татарстан чит илгә 376 млн долларлык агросәнәгать продукциясен экспортлаган. Шуларның 27 млн долларыннан артыгы хәләл продукциягә туры килгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте World Halal Summit күргәзмәсе кысаларында министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов тәкъдим иткән мәгълүматларга сылтама белән хәбәр итә. Ул Төркиядә уза.
Агропродукцияне чит илләргә, министр урынбасары мәгълүматлары буенча, Татарстанның 258 компаниясе җибәрә.
2024 елда хәләл продукция экспорты 14 млн доллар тәшкил иткән. Узган елның 11 ае нәтиҗәләре буенча, хәләл продукция күләме 13 млн доллар тирәсе булган.
Чыганак:РБК
ФОТО: Республика Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев