Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәхси үсеш серләре һәм үз потенциалыңны ачу

24 нче октябрь көнне Тукай муниципаль районының Князево урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Тукай муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Шакирова Римма һәм Фәрхетдинова Алия "Хатын-кызның табигать серләре" һәм "Чын ир-атның биш сере” дигән фильм күрсәттеләр. Чара мәктәпнең югары сыйныф укучылары өчен оештырылды. «Хатын-кызның табигать серләре» видеосы ир-атларга карата тугры булу, дөрес аралашу, киенү турында һ.б. турында булса, ә «Чын ир-атның биш сере» видеосы чын ир-атның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында. Бу турыда уңышлы россия бизнесменнары, психологлар, спортчылар һәм бизнес — тренерлар сөйли.

              Әлеге чарада 59 балигъ булмаган бала катнашты.

              Чара ахырында белгечләр өлкән сыйныф укучыларын кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. 5-11 нче сыйныф кызларына хатын-кызның тормыш бүләк итүе, бу дөньяны матурлык һәм гармонияләр белән тулыландыруы, мәхәббәт һәм кайгыртучанлык бүләк итүе турында сөйләнелде. Ә малайларга уңай гадәтләрен формалаштырырга, көн саен үз максатларын һәм планнарын язарга, китаплар укырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм үз туклану сыйфатын күзәтеп торырга, үз вакытын планлаштырырга тәкъдим ителде.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев