Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сагынырбыз, бик тә сагынырбыз әле сине, Әлфиякәй!

5 нче гыйнвар көнне 50 елдан артык гомерен, талантын «Якты юл» («Светлый путь»), «Көмеш кыңгырау» газеталарында тәрҗемәче эшенә багышлаган матбугат ветераны Әлфия Шәйхенур кызы Сөнгатуллинаның йөрәге мәңгегә тибүдән туктады.

 

     Аңа 75 яшь иде. Әлфиябез үз хезмәтенең чын остасы буларак, газета укучыларның гына түгел, бөтен Чаллы язучыларының тирән хөрмәтен казанды. Ярты гасыр эчендә ул тәрҗемә иткән әсәрләрдән зур-зур томнар җыелды. Ул искиткеч гүзәл Кеше, ышанычлы, тугрылыклы чын дус, игелекле, ярдәмчел хезмәттәш, әти-әнисен кадерләп караган сөекле бала, җанын бирергә әзер торган, кайгыртучан, ягымлы, әни булды. Барыбыз да ярата идек аны. Җан дустымның мәңгелеккә китүенә күңел һич тә ышанмый. Йомшак кына атлап, Кояштай елмаеп килеп керер дә, кочаклап алыр төсле. Сагынырбыз, бик тә сагынырбыз әле сине, Әлфиякәй! Якын кешеләреңне соңгы юлга озату бик авыр, аңа күнегеп тә, тиз генә кабул итеп тә булмый. Бу көннәрдә газиз балаларына бермә-бер кыен. Ул аларны ире үлгәннән соң, сыңар канат белән үстерде, алар өчен әти дә, әни дә булды. Иншалла, игелекле, мәрхәмәтле булып үстеләр, үз тормышларын кордылар. Оныклар сөяргә дә өлгерде Әлфиябез. Балалары Марсель белән Алсуның авыр кайгыларын уртаклашып, сабырлык, рух ныклыгы телик аларга. Якын дустыбызның истәлеге, изге гамәлләре соңгы сулышкача йөрәкләребездә, истәлекләребездә сакланыр, онытмабыз. Мәңгелектә йокыларың тыныч, урының оҗмах түрләрендә булсын кадерле дустыбыз!

Рәзинә Насыйбуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев