Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхәт үтсен җәйләре

Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш» сәламәтләндерү лагере җәйге каникулда өч сменада эшләячәк. Ул 100 балага хисапланган. Дөньядагы вәзгыятькә бәйле рәвештә, лагерьда экологик юнәлештәге беренче сменада балалар саны кимрәк булды. Бу тиешле дистанцияне саклау, саклык чаралары күрү өчен шулай эшләнде. 

Лагерь экологик, сәнгать-эстетик, спорт юнәлешләрендә эшләячәк. Экологик юнәлештә эшли торган беренче смена 1 июльдә ачылды һәм анда 8 яшьтән 15 яшькә кадәрге 54 бала ял итә. Икенче смена 21 июльдән башланачак. Ситуациягә карап, аерым күрсәтмә булмаса, икенче һәм өченче сменада лагерьның балалар белән тәэмин ителешен 100 процентка җиткерергә планлаштыралар. Лагерь көчәйтелгән профилактика чаралары белән уздырыла. Хезмәткәрләр коронавирус инфекциясенә тест узган һәм аның нәтиҗәләре билгеле булгач кына эшкә керешкән. 
– Лагерьда балалар рухи һәм физик яктан яхшы итеп ял итәргә, чирләргә каршы тору сәләтен – иммунитетларын ныгытырга тиеш. Моның өчен бөтен шартлар тудырылган. Балалар һәм хезмәткәрләр арасында җылы мөгамәлә, бернинди киеренкелек юк. Бу – балалар өчен бик тә мөһим. Саф һавада төрле спорт чаралары уздырабыз. Дөрес туклану, режим белән яшәргә өйрәтү, йокы һәм ялны дөрес чиратлаштыру баланың сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Балалар лагерьны бик сагынганнар. Күбесе ел саен шушында ял иткәнлектән, «Балкыш»ны үз иткәннәр. Быел дүртенче чирекне тулысынча үзизоляция шартларында – дистанцион режимда укыган балаларга лагерьның психологик-эмоциональ яктан уңай тәэсир итүе сизелеп тора. Йогышлы инфекциядән саклану өчен лагерьда эшләүчеләр – вожатыйлар, педагоглар, пешекчеләр, медицина хезмәткәрләре, кыскасы, барлык персонал смена дәвамында территориядән читкә чыкмый. Балаларның да, хезмәткәрләрнең дә сәламәтлеге ныклы контрольдә тотыла. Балалар коронавируслы кешеләр белән контактта булмауларын раслаган белешмә кәгазе белән генә кабул ителде. Балалар да, хезмәткәрләр дә бер үк көнне лагерьга килде һәм бер үк көнне китәчәк. Көненә өч тапкыр балаларның һәм персоналның тән температурасы үлчәнә. Көн саен Казанга республикадагы сәламәтләндерү лагерьлары эшен күзәтеп торучы «Җәй» республика үзәгенә һәм Роспотребнадзорның Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлегенә балаларның һәм хезмәт-кәрләрнең сәламәтлеге турында оператив сводка биреп барам», – ди лагерь башлыгы Вәзилә Солтанова.
Лагерьда төрле чаралар үткәрү өчен читтән бер генә кеше дә җәлеп ителми. Бөтен чараларны да вожатыйлар оештыра. Балалар экскурсияләрне бик яратсалар да, беренче сменада алар булмаячак. Ә менә икенче, өченче сменада экскурсияләр оештырылырга мөмкин. Лагерьда хезмәт куючы медицина хезмәткәрләре, пешекчеләр һәм техник персонал битлек һәм перчаткалар киеп эшли. Алдагы еллардан аермалы буларак, ата-аналар көне булмый, ягъни алар лагерьга кертелми. 
– Ата-аналар лагерьга түләүләрдән канәгать. Алар взносның 15 процентын – 2220 сум түләделәр, калган өлеше бюджеттан бирелә. Коронавирус табылган очракта, авырган кешене урнаштыру өчен ике изолятор бүлмәсе әзерләнгән. Медицина хезмәткәре өчен махсус кием дә бар. Апрель аеннан башлап ата-аналар һәм балалар белән аңлату эшләре алып барылды һәм ул хәзер дә дәвам итә. Чисталык – сәламәтлекнең нигезе. Кулларны сабынлап юуу, тиешле дистанцияне саклау, авыру билгеләре сизелүгә үк табибка мөрәҗәгать итү, һәр җирдә чисталык саклау кирәклеген һәр балага төшендерергә тырыштык. Смена тәмамлангач лагерь һәм аның мәйданы тулысынча дезинфек-цияләнәчәк», – ди Вәзилә Шәйхенуровна. 

/ Фотолар Вәзилә Солтановадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев