Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рәхмәтле була беләләр

Круглое Поле Мәдәният йортына – җыенга, халык ишелеп-ишелеп килде. Төрле милләт вәкилләре катнашында төзелгән концерт программасы җыендагы халыкның күңелен күтәрде. Ни генә әйтмә, демобилизация белән бәйле вакыйгалар күпләрнең күңелен моңсулык белән чолгады. Җирлек башлыгы Эльмира Низамиева да чыгышын шуннан башлады. Круглое Поледан 32 ир-егет мобилизацияләнгән, бишесе контракт буенча. Контракт буенча киткән Артур Абзалимов сугышчан батырлыгы өчен II дәрәҗә «За воинскую доблесть» медале белән бүләкләнгән.

Халык җыенда тормыш-көнкүреш, яшәү шартларын уңайлырак итү буенча да, поселокның иҗтимагый тормышын җанландыру буенча да битараф булмауларын күрсәтте. Аерым алганда, шәхси секторда яшәүчеләр, бу очракта поселокның 5 нче санлы микрорайонында яшәүче, канализацияне стационарлаштыру буенча район җитәкчелегенә сорау һәм шул ук вакытта тәкъдим белән чыкты. Район башлыгы Фаил Камаев: «Канализация гомуми торба аша килеп чистарту җайланмалары аша үтсә экологиягә зур зыян салынмаячак. Бу – сәламәтлеккә дә кагыла торган мәсьәлә. Шуңа да аны республика программасына кертү өчен күз уңыннан ерак булган “тартмага” салмыйча, тиз арада хәл итәргә кирәк», – диде һәм шушы проблема буенча җаваплы белгечләргә күрсәтмәләрен бирде.

«Поселокта табиб, шәфкать туташы бар. Ләкин, гомер буе поселок халкына медицина хезмәте күрсәткән фельдшерны яңадан үзе яшәгән җирдәге элеккеге эш урынына – ФАПка кайтару – халык яраткан медицина хезмәткәренә карата гадел карашның чагылышы булыр иде» дигән тәкъдим яңгырады. Бу мәсьәләне Тукай Үзәк хастаханәсе баш врачы Мансур Потеев шәхсән хәл итәргә сүз бирде. Яшь ата-аналар: «Балалар өчен махсус футбол кыры булсын иде» дигән теләкләрен белдерделәр. Алай гына да түгел, бер ананың аппетиты аеруча яхшы икән, чатнатып: «Безгә Түбән Суык-Судагы кебек «Алга» спорт комплексы кирәк! – диде. Район башлыгы Фаил Камаев: «Безнең районда биш авыл җирлеге – биләмәләре һәм халык саны буенча район үзәге хәтле. Һәрберсендә «Алга» шикелле спорт комплексын, бик теләсәк тә, төзеп булмый. Сезгә һәм Круглое Полега якын авыл халкына судагы балык сыман йөзү мөмкинлеге тудырылган –  «Акчарлак» йөзү бассейны бар. Мәктәптәге спорт залын футбол уйнарлык итеп эшләргә була. Круглое Поледа мәктәп һәм балалар бакчасына капиталь ремонт ясау кирәк. Бу – көнүзәк мәсьәлә. Бу юнәлештә планлы эш алып барабыз. Менә шула вакытта яңа мөмкинлекләр ачылачак, – дип җавап бирде.  

«Озакламый яз җитә – халык корыган, картайган куак-агачларны кисә башлый, бакчаларын чистарта. Менә шул вакытта чүп савыты янында корыган агач, кипкән ботаклар өеме хасил була. «Гринта» шундый чүпне дә махсус җыеп алып китсен! Без – поселокның пөхтә, чиста булуын телибез»,  – дигән тәкъдимне район башлыгы хуплады. «Гринта» ҖЧҖе бу мәсьәләне контрольдә тотарга сүз бирде.  

Шунысын да әйтергә кирәк, Круглое Поле поселогында яшәүче халык җыенда үз җирлекләрендә булган уңай үзгәрешләрне күреп сөенүләрен белдерде. Алар республика һәм район җитәкчелеге, белгечләр тарафыннан халыкның тормышын яхшырту юнәлешендә  башкарылган байтак эшләргә карата рәхмәтләрен ләйсән яңгыры шикелле яудырды.  2022 елның алтын көзендә Круглое поле халкын сөендереп республика программасы буенча торак йортларга кадәр бушлай газ тоташтыру (догазификация) эшләре уңышлы башкарылды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы рәвештә зәңгәр ягулыкны кабызу вакыйгасын күңелдә яңартып, берничә кеше янә рәхмәтләрен белдерде.  Круглое Поле халкы рәхмәтле булуларын һәм, әйтергә кирәк – җайлап-ипләп кенә, үз сүзен үткәрә белүләрен күрсәттеләр.

Җыен озак барды. Беренчедән, авыл җирлеге башлы Эльмира Низамиева Круглое Поледа 2022 елда башкарылган эшләр, җирлекнең социаль-икътисади үсеше хакында хисап тотты, агымдагы елга куелган бурычлар белән җентекләп таныштырды. Халыкның үзара салым акчасын җыюда керткән саллы өлеше һәм шул сәбәпле башкарылган мөһим эшләргә аерым тукталып авылдашларына рәхмәт белдерде. Җирлек башлыгы шушында яшәүче халыкның төрле өлкәләрдә ирешкән уңышлары  хакында горурланып, бәйнә-бәйнә сөйләде. Аннары район башлыгы Фаил Камаев җирлегебездә ел буена башкарылган эшләргә кыскача тукталып үтте. Кайбер четерекле мәсьәләләргә – аерым алганда: газлаштыру; халыкны чиста су белән тәэмин итү; юллар һәм социаль объектларны төзекләндерү һәм яңаларын салу; инфраструктураны үстерү буенча тәфсилле чыгыш ясады.

Җирлектә яшәүче уңган-булган, аерым өлкәләрдә уңышка ирешкән балалар һәм өлкәннәрне бүләкләү тантанасы аеруча җылы шартларда үтте.

«Родные напевы» фольклор ансамбле җитәкчесе Зоя Халитова поселок тормышын җанландыру, өлкәннәрне сәнгатькә тарту буенча зур эш башкара. Республика күләмендә уздырылган «Балкыш» фестивалендә ансамбль лауреат булды. Светлана Рогова – үзенең ике һәм тәрбиягә алган биш бала анасы. Республика күләмендә уздырылган «Ел хатын-кызы. Хатын-кыз карашы» бәйгесендә ул «Ана – бөек исем», ә  өч бала анасы,  социаль хезмәткәр булып эшләүче Айгөл Шабакаева «Минем язмышым – минем һөнәрем»  номинациясендә җиңүче булдылар.

Круглое Поледа кече һәм мәктәп яшендәге кызлар арасында да исемнәре район һәм республика халкына яхшы таныш булганнар бар. Мәликә Магогамедвәлиева – җыр фестивальләре буенча республика, Бөтенроссия, Халыкара конкурсларда призлы урыннар алып килә. Айсылу Тошева - «Созвездие – Йолдызлык» республика телевизион конкурсында «Вокал-соло» номинациясендә I урынга лаек булды. Дамир Тимошев  – «Путь к Олимпу» республика фән олимпиадасында инглиз теле буенча призлы урын яулады. Спорт буенча уңышка ирешүчеләр дә бар – Дания Гыйзәтуллина билбау көрәше буенча күп ярышларда җиңеп килә. Николай Дьячков районда уздырылучы шахма-шашка ярышларында һәрвакыт призлы урыннарга ия. Алда исемнәре телгә алынганнар – поселокның йөзек кашы. Җыенда барысына да истәлекле бүләк һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.  

/Р.Зәкиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев