Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамазан аен нинди уй теләкләр белән каршы аласыз?

Без әлеге сорау белән берничә райондашыбызга мөрәҗәгать иттек.

Мәдинә Сафина, Бәтке авылы:

-Бик көтеп алдык бу айны, үземә 56 яшь енә булса да уразамны тотам. Рамазанда иң беренче илләр тыныч булсын, барыбыз да исән-сау булыйк, дип телим. Кайгылар булмасын, көннәр якты, җылы булсын, я, Раббым.

Фәридә Аппакова, Кече Шилнә авылы: 

- Бөтен кешенең уенда ир йөзендә иминлек урнашсын дигән теләктер инде, улларыбыз җиңеп исән-сау кайтсын. Авырулар булмасын. Сатучы булып эшлим, уразаны бөтен көе тотып бетрә алырмынмы, юкмы белмим, әммә тота башлыйм.

Роза Гарипова, Татарстан поселогы:

-Рамазан аенда бай кешеләр ярлыларга ярдәм итсеннәр иде, бигрәк тә күп балалы гаиләләргә. Аннары ялгыз әбиләргә булышырга кирәк, заманында алар шушы якты тормыш килсен өчен үзләрен жәлләми эшләгәннәр.

Алексей Марьянов, Старые Ерыклы:

- Әйе, мөселманнарның Рамазан ае, ә без провославныйларның бөек уразасы (Велекий посты) башланды бит. Һәр ике дин дә кешегә игелек тели, табыннарыбыз мул, күңелебездә мәрхәмәтлек булсын. Тукай районында һәр ике дин кешеләре бик тату, матур аралашып яшиләр, шулай дәвам итсен, дип телим.

Галия Ф., Подсолнухи бистәсе:

-Рамазан безнең барыбызны да сыный торган ай. Менә шунда кемнең ниндилеге күренә инде. Теләкләргә килгәндә дога кылып, балаларымның, туганнарымның исәнлеген, сау-сәламәт булуларын сорыйм. Имансызларга Аллаһы Тәгалә иман бирсен, туры юлга бастырсын. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев