Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы кабул итте

Сишәмбе көнне район башлыгы Фаил Камаев кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы очрашуны уздырды. Чәй өстәле артында районыбыздан махсус хәрби операциядә катнашучы 8 ир-егет һәм гаилә әгъзалары район җитәкчесе белән шәхси, хәрби хезмәткә һәм башка темаларга кагылышлы мәсьәләләр буенча сөйләшү алып барды.

Ялга кайткан хәрбиләр хезмәтләренең ничек баруы турында сөйләделәр, җитәкчегә сораулар бирделәр.

Децл, Череп, Охотник- бу аларның кайберләренең чакыу исемнәре. Егетләрне махсус хәрби операция зонасына җибәргәннән соң ярты елдан артык вакыт узган. Сугышчылар туганнарына һәм үзләренә ничек авыр булганын яшермиләр.

“Пулялар баш өстеннән очканда бик куркыныч иде. Соңыннан моңа күнектек. Хәзер инде курыкмыйбыз.”- ди Череп чакыру исемле хәрби.

«Кая барганыбызны белә идек. Беренче вакытта барысы да куркыныч булды, аннары инде андагы шартларга күнектек: шартлаулар, атышлар көн саен булып тора», — дип уртаклашты Децл атлы сугышчы.

“Күз яшьләребез дә булды, ә хәзер үз ирләребез өчен горурлык хисе белән яшибез”, диләр очрашуга килгән хәрбиләрнең хатыннары.

«Минем ирем мобилизацияләнгән. Без аның белән горурланабыз, бик сагынабыз, көтәбез. Без яклаусыз түгел, чөнки Тукай районы администрациясе безгә һәрвакыт ярдәм итә. Күптән түгел балабызга мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр», — дип сөйләде бер хәрбинең хатыны.

Хәрби хезмәткәрләр билгеләп үткәнчә, алар барысы да патриотлар, шуңа күрә алгы сызыкка киткәннәр.

«Мин тормышта тыйнак кеше, әмма хәрби зонада телисең, теләмисеңме кыюлык күрсәтергә кирәк. Мин анда янгын эчендә калган балаларны уттан чыгардым. Моның өчен бүләк алдым», — диде Охотник чакыру исемле якташыбыз.

Тукай районы башлыгы белән очрашуда хәрби хезмәткәрләр гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру, балалар бакчаларына юллама алу, аларны түгәрәкләргә йөртү һәм башка күп нәрсәләр турында сорадылар.

«Кышка әзерләнүне тәэмин итү буенча сораулар бар. Кайберәүләргә утын кирәк, әлегә бөтен җирдә дә газлаштыру юк. Йорт газлы булса да, мунча ягарга утын булсын. Менә шундый гади тормыш сораулары, ләкин алар безнең өчен мөһим. Без бу мәсьәләләрне шунда ук хәл итәргә тырышабыз. Җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтыгыз», — диде Тукай районы башлыгы Фаил Камаев.

Муниципаль берәмлек башлыгы, әгәр бу хәрбиләрнең гаиләләренә кагыла икән, хәл ителмәслек мәсьәләләр юк, дип ышандырды. Алардан шикаятьләр килмәде. Очрашу ахырында һәр көрәшчегә коллиматор һәм азык-төлек җыелмалары бирелде.

РФ кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк белү: https://heroes-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев